Логотип «Мәйдан» журналы

Менделеевскида берәр килолы бәрәңгеләр үстергәннәр

Менделеевскида яшәүче 67 яшьлек Рифкать Закиров район газетасының “Табигатьнең могҗизалы бүләге” бәйгесендә катнашырга дип, бер чиләк берсе-берсе берәр килограммлы бәрәңгеләр тутырып алып килгән.  Фот...

Менделеевскида яшәүче 67 яшьлек Рифкать Закиров район газетасының “Табигатьнең могҗизалы бүләге” бәйгесендә катнашырга дип, бер чиләк берсе-берсе берәр килограммлы бәрәңгеләр тутырып алып килгән. 
Clipboard107 Фото: http://mendeleevskyi.ru
Бер төптән бишәр килограмм чыккан, дип яза җирле газета.
“Дача участогына быелгы язда биш чиләк орлык бәрәңгесе утырттым, кырыкны казып алдык инде, әле барысын да алып бетермәдек. Менә шундый могҗиза булды”, - дип сөйли уңган бакчачы.
Бәрәңге сортын мин үзем булдырдым, елдан-ел аны яхшырта бардым, дип уңыш серен уртаклаша ул. “Дружба-5” җир кишәрлегендә 1982 елдан мәшгульмен, шуның өчен җир хәзер уңдырышлы. Өчәүләп утыртабыз: мин көрәк белән, тормыш иптәшем чокырга көл, йомырка, суган кабыклары, аннары кызыбыз бәрәңге сала. Җәй эссе булды, шуңа күрә су сипмичә булмады. Ә иң мөһиме, бу эшне барыбыз да күмәкләшеп ихластан башкарабыз. Тырышсаң, табигать уңышны мулдан бирә, ди Рифкать Закиров.

Комментарийлар