Логотип «Мәйдан» журналы

Менделеев шәһәрендә «Мирас» татар гимназиясе ачылды

Менделеевскида беренче татар тимназиясе ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Җәвит улы Мингалимов, Менделеевск районы башлыгы Радмир Илдар улы Беляев, Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Илдар улы Илгиз Халиков, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фанис улы Шакиров, Менделеевск районының мәгариф бүлеге башлыгы Рәис Габсәләм улы Нәҗипов, мәктәп директорлары, мөгаллимнәр, укучылар, ата-аналар, киң җәмәгатьчелек катнашты. Мәктәп укучылары кунаклар каршында татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Чарада язучылар Факил Сафин, Газинур Морат, Лилия Гыйбадуллина, Гөлназ Нуриева, журналистлар Ризидә Гасыймова, Айсылу Сәлимовалар да катнашты. Чара кысаларында алар мәктәп укучылары белән иҗади очрашу, мастер-класс үткәрделәр. Мондый иҗади очрашулар алга таба да дәвам итәчәк. Ә «Мирас» мәктәбе киләчәктә иң абруйлы милли уку йортларының берсе булыр дип ышанабыз.

Галерея

Комментарийлар