Логотип «Мәйдан» журналы

Аркам авырта дип кенә уйлама...

Бавырда авыру барлыгын хәбәр итүче ике билге бар.Сәламәт бавыр организмга инфекцияләргә каршы көрәшергә ярдәм итә, канны чистарта һәм матдәләр алмашуда мөһим роль уйный. Бавырда проблемалар барлыгын х...

Бавырда авыру барлыгын хәбәр итүче ике билге бар.

Сәламәт бавыр организмга инфекцияләргә каршы көрәшергә ярдәм итә, канны чистарта һәм матдәләр алмашуда мөһим роль уйный. Бавырда проблемалар барлыгын хәбәр итүче ике билге бар. Бу хакта АКШтагы Кливленд клиникасында бавырны трансплантацияләү бүлегенең медицина директоры Нараянан Менонның сүзләренә сылтама белән Express басмасы хәбәр итә.
Май басу – бу органда шактый киң таралган авыру. Ул бавырның 5-10 процентын алгач, үзен сиздерә башлый. Нараянан Менон белдерүенчә, моның төп билгесе – эч кабару. “Әгәр ул газлы эчемлекләр, ашамлык белән бәйле булмаса, табибка мөрәҗәгать итү мөһим", - ди галим.
Авыруның тагын бер кисәтү билгесе – эч авырту. Бавыр авыртуын еш кына бөер, уң як кулбаш, арка авыртуы, әмма күп очракта эч авыртуы белән бутыйлар.
Күпчелек очракта май гепатозы җитди проблемалар тудырмый һәм бавыр нормаль эшли башлауга комачауламый, әмма кешеләрнең 7-30 процентында авыру вакыт үтү белән көчәя. Беренче этапта бавыр ялкынсына, бу аның тукымасына зыян сала. Аннан соң бавыр зыян күргән урында төер барлыкка килә, бу процесс “фиброз” дип атала. Ә бу исә циррозга китерергә мөмкин.

Фото:https://www.facebook.com/


https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Arkam-avirta-dip-ken-uylama-648014/

Комментарийлар