Логотип «Мәйдан» журналы

Мәктәпкә сыйфатсыз продукция китерүчеләр 5 миллион сум штрафка тартылган

Ел башыннан Казанның азык-төлек һәм туклану департаменты шәһәр мәктәпләре, балалар бакчалары өчен 1,25 млрд. сумлык 16 мең тонна азык-төлек сатып алган.Татарстан башкаласында көн саен 180 мең бала җыл...

Ел башыннан Казанның азык-төлек һәм туклану департаменты шәһәр мәктәпләре, балалар бакчалары өчен 1,25 млрд. сумлык 16 мең тонна азык-төлек сатып алган.
f95d54_21de53f4a4ea483fab5957483b18f192
Татарстан башкаласында көн саен 180 мең бала җылы ризык белән туклана. Тәэмин итүчеләр арасында югары көндәшлек булу нәтиҗәсендә Казан башкарма комитеты 105 миллион сум акча янга калдыра алган.
Мәктәп һәм балалар бакчасына китерелүче азык-төлек департаментның технологик лабораториясе аша тикшерү уза. Быел 47 мең анализ ясалып, 242 мең килограмм азык-төлек һәм чимал яраксызга чыгарылган. Сыйфатсыз товар китергән тәэмин итүчеләргә гомуми күләме 5 миллион сумнан артыграк штраф салынган.
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар