Логотип «Мәйдан» журналы

Мәктәп укытучыларының кәгазь эше кими

РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәп укытучылары бары тик өч документ кына тутырырга тиеш булачак, дип вәгъдә бирә. Сыйныф журналын, көндәлекләр һәм уку программасы документларын тутырач...

РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәп укытучылары бары тик өч документ кына тутырырга тиеш булачак, дип вәгъдә бирә.
el_jur9
Сыйныф журналын, көндәлекләр һәм уку программасы документларын тутырачаклар.
"Программа, электрон журнал һәм өченчесе – көндәлекнең электрон журналга керүче бите. Бетте. Болар хакында барлык күрсәтмәләр бирелер. Башка нәрсәләр тутыруда сезне беркем дә мәҗбүр итә алмаячак", - дигән Васильева Чувашстанда Бөтенроссия авыл укытучыларының сишәмбе көнне узган съездында.
Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләрнең журналлары электрон вариантка күчеп бара һәм басмалары тарихта калачак дип белдерделәр.
 
Бу хакта interfax.ru хәбәр итә.

Комментарийлар