Логотип «Мәйдан» журналы

Мәктәп укучылары җәйге каникулда поездда сәяхәт иткәндә ташламалардан файдалана ала

Җәйге каникуллар чорында 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучыларына Россия буйлап еракка йөри торган поездларда сәяхәт иткәндә 50 процент күләмендә ташлама биреләчәк. Ташламалы билетларны 1 июньнән...

Җәйге каникуллар чорында 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучыларына Россия буйлап еракка йөри торган поездларда сәяхәт иткәндә 50 процент күләмендә ташлама биреләчәк. Ташламалы билетларны 1 июньнән 31 августка кадәр планлаштырылган сәяхәтләргә рәсмиләштереп булачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.
«Махсус тариф балаларның җәйге ялын оештырганда акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Ташлама Россия территориясе буйлап хәрәкәт итә торган тиз йөрешле һәм еракка йөри торган пассажир поездларының гомуми һәм плацкарт вагоннарына юл йөрү документларын рәсмиләштергән вакытта тәкъдим ителә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар инде өч ел рәттән җәйге каникуллар чорында махсус бәяләр буенча һәм ике катлы поездларның купе вагоннарында да сәяхәт итә ала. Алар өчен билет бәясе плацкарт вагонында сайланган маршрут буенча билет хакының яртысына тиң булачак.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/12-03-2022/m-kt-p-ukuchylary-yge-kanikulda-poezdda-s-yah-t-itk-nd-tashlamalardan-faydalana-ala-5851160

Комментарийлар