Логотип «Мәйдан» журналы

"Мәйдан" журналы Лениногорскида кунакта

Егерме елдан артык тарихы булган «Мәйдан»  журналы республикабызда гына түгел, барлык татар милләтенә билгеле басма. Аның битләрендә әдәби берләшмәләрнең эшчәнлеге дә даими яктыртылып бара. Журналның...

Егерме елдан артык тарихы булган «Мәйдан»  журналы республикабызда гына түгел, барлык татар милләтенә билгеле басма.
Аның битләрендә әдәби берләшмәләрнең эшчәнлеге дә даими яктыртылып бара. Журналның беренче санында  Чаллыда эшләп килүче  «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә 60 ел, Лениногорск шәһәрендәге Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» әдәби берләшмәсенә 65 ел тулу уңаеннан, берләшмә әгъзаларының иҗаты укучыларга тәкъдим ителде. Журнал басылып чыкканнан соң, берләшмәләр белән очрашу да инде традициягә әйләнеп бара.
17 февраль көнне «Мәйдан»  журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова, сайт редакторы Гөлнар Караева, журналның даими авторы, язучы Әлфия Ситдыйкова Лениногорск каласына әдәбият сөючеләр белән очрашуга бардылар. Очрашу Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә узды. Тантанага китапханәчеләр, укытучылар, «Чишмә» әдәби берләшмәсендә каләм тибрәтүчеләр,  әдәбият яратучы шәһәрдәшләр җыелган иде. Очрашуны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, берләшмә җитәкчесе Таһир Шәмсуаров алып барды. Ул әлеге китапханәнең барлык әдәбият сөючеләр өчен рухи үзәк булуына сөенеп, милли чараларның еш узуы өчен аның җитәкчесе Гөлнара Хәсәновага, биредә эшләүче барлык хезмәткәрләргә рәхмәтен җиткерде. "Чишмә"леләр үзләренең иҗат үрнәкләре белән таныштырып үттеләр.
«Мәйдан»  журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова тамашачыларга журнал эшчәнлеге хакында сөйләде. Шулай ук аның үзенчәлекле фәлсәфи шигырьләрен дә тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.  Л.Фәттахова «Мәйдан»ның Лениногорск каласында яшәп иҗат итүчеләр белән киләчәктә иҗади бәйләнешләренең тагын да ныгыячагына, әдәбиятка яңа көчләр киләчәгенә ышанычын белдерде.
Әлфия Ситдыйкова үзенең чыгышын шигырь белән башлап җибәрде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм бүлектәге каләмдәшләре исеменнән әдәбият сөючеләрне сәламләде.  «Мәйдан»  журналының беренче саннарында ук үзенең иҗат үрнәкләре басылып килүе, әлеге басманың каләм ияләре өчен әдәби мәйдан булуын ассызыклап үтте, шигырьләрен сөйләде. "Мәйдан" журналы белән 2006 елдан хезмәттәшлек итүче, бүгенге көндә "Дөньяга бер караш" рубрикасын алып баручы  журналист, язучы Наил Шәрифуллин да җылы истәлекләре белән уртаклашты, теләкләрен җиткерде. Атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйзи Хөснуллин татар дөньясында эз калдырган Лениногорск төбәге әдипләренең мирасын саклау һәм пропагандалау мөһимлегенә тукталды.
Очрашу дустанә мохиттә, үзара файдалы аралашу, танышу форматында, җыр-моң белән үрелеп барды.


Әлфия СИТДЫЙКОВА


Фото: Гөлнар Караева


 

Комментарийлар