Логотип «Мәйдан» журналы

Мәгариф һәм фән министрлыгы: Татарстан мәктәпләре гадәти режимда эшләвен дәвам итә

Татарстан мәктәпләрендә уку-укыту гадәти режимда дәвам итә. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.ОРВИ башлану аркасында Казанның сигез мәктәбендә 11 сыйныф...

Татарстан мәктәпләрендә уку-укыту гадәти режимда дәвам итә. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.1
ОРВИ башлану аркасында Казанның сигез мәктәбендә 11 сыйныф карантинга ябылган. Республиканың калган муниципалитетларында карантинга ябылган сыйныфлар юк.
«Татарстанда тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр дә юк. Министрлык вазгыятьне көне саен тикшереп тора, салкын тиеп авыру очраклары аркасында күпме баланың һәм сыйныфның дистанцион укуга күчүен күзәтә», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Республикада мәктәп укучыларының көзге каникулларын штат режимында 2-8 ноябрьдә уздырырга планлаштыралар.
 
Фото: Илнар Төхбәтов

https://tatar-inform.tatar/news/science/07-10-2020/tatarstan-m-garif-m-f-n-ministrlygy-m-kt-pl-r-gad-ti-rezhimda-eshl-ven-d-vam-it-5777075

Комментарийлар