Логотип «Мәйдан» журналы

Махсус интернет-сервис “Бердәм Россия” праймеризы участогын табарга ярдәм итәчәк

“Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирү сайтында махсус сервис барлыкка килде. Аның ярдәмендә татарстанлылар праймериз өчен үз участогын таба алачак. Бу хакта “Татар-информ агентлыгына “Бердәм Ро...

“Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирү сайтында махсус сервис барлыкка килде. Аның ярдәмендә татарстанлылар праймериз өчен үз участогын таба алачак.
Махсус интернет-сервис “Бердәм Россия” праймеризы участогын табарга ярдәм итәчәк
Бу хакта “Татар-информ агентлыгына “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге башкарма секретаре Ольга Воронова хәбәр итте.
“Хисап участогын табу бик гадиләште. Алдан тавыш бирү сайтында pg.er.ru без төбәкне, аннары үзебез яши торган шәһәр яки бистәне сайлыйбыз. Адресыбызны кертәбез һәм округ исеме, участок адресы, тавыш бирү вакыты һәм хисап комиссиясенең элемтә телефоны турында мәгълүмат алабыз”, - диде Ольга Воронова.
Татарстанда алдан тавыш бирүне үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина аныклап узганча, Татарстанда хисап участоклары саны алдан тавыш бирүне үткәрү турындагы Нигезләмә буенча билгеләнгән.

“Нигезләмә буенча, һәр бер мандатлы сайлау округы территориясендә тиешле округ чикләрендә сайлау участокларының гомуми саныннан 20 проценттан да артмаска тиеш. Ягъни алдан тавыш бирүнең барлык хисап участоклары да реаль сайлауларда барлыкка килә торган сайлау участоклары белән тәңгәл килми”, – дип аңлатты Лилия Маврина.
Участоклар 26 майда 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшли. Тавыш бирү барышын алдан тавыш бирүдә катнашучы җибәргән күзәтүчеләр карап тора ала. Сайлаучылар бер мандатлы округлар һәм бердәм сайлау округы буенча кандидатлар исемлегеннән ике бюллетень алачак. Республикада 800 мең бюллетень чыгарылачак, шуларның 400 меңе - бер мандатлы округлар буенча һәм 400 меңе - бердәм сайлау округы буенча.

  • “Бердәм Россия” партиясе - алдан тавыш бирү юлы белән үз кандидатларын билгеләүче бердәнбер партия. “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатына кандидатлар буенча алдан тавыш бирү 2019 елның 26 маенда булачак.


Фото: информационный центр ТРО ВПП

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/22/186737/

Комментарийлар