Логотип «Мәйдан» журналы

Матбугат ветераны Хәмит ага Мөхәммәтшин арабыздан китте

Бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Ватаным Татарстан” ның үз хәбәрчесе булып эшләгән, “Якты юл” газетасы журналисты, матбугат ветераны Хәмит ага Мөхәммәтшин арабыздан китте.Хәмит Нәҗи...

Бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Ватаным Татарстан” ның үз хәбәрчесе булып эшләгән, “Якты юл” газетасы журналисты, матбугат ветераны Хәмит ага Мөхәммәтшин арабыздан китте.
moxemmetshin
Хәмит Нәҗип улы Мөхәммәтшин 1931 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасының Тәкәнеш районы (хәзер Мамадыш районы) Түбән Төкәнеш авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне, аннан Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Яр Чаллыда «КАМАЗ» төзелеше җәелгәч, Чаллы зонасына «Социалистик Татарстан» газетасының үзхәбәрчесе итеп җибәрелә. Чаллыдагы колачлы төзелешләрнең шаһиты була. Беренче көннән үк төзелешнең кайнар сулышын газета укучыларга җиткерә. СССР Журналистлар союзының Мактау грамотасына (1972) лаек була. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1983), Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2002), Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы (1965). «Хәтердә ул еллар», «Җир фәрештәсе», «Заслуженные люди Тукаевского района», «Чулман дулкыннары ни сөйли?» (Й.В. Кормашев белән берлектә) дигән китаплар авторы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, КамАЗ төзелеше ударнигы, Чаллы шәһәренең Почетлы гражданины дигән исемнәр иясе.

Комментарийлар