Логотип «Мәйдан» журналы

Машинасыз калуың ихтимал

Дәүләт думасына спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручыларның автомобилен конфискацияләү турында закон проекты тәкъдим ителгән.Әлегә кадәр Җинаять кодексы исерткеч эчемлекләр кулланган машина йөр...

Дәүләт думасына спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручыларның автомобилен конфискацияләү турында закон проекты тәкъдим ителгән.
Әлегә кадәр Җинаять кодексы исерткеч эчемлекләр кулланган машина йөртүчеләргә штраф салу, төрле эшләргә мәҗбүр итү, ирегеннән мәхрүм итү турында аерым статьялар бар иде. Аларга ярашлы, җәзаны үтәгән машина йөртүче янә руль артына утыру хокукына ия була.
2015-2017 елларда Архангел өлкәсенең ЮХИДИ хезмәткәрләре 2 меңнән артык кешенең кабаттан эчеп руль артына утыруын ачыклаган. Яңа закон проектын да шушы өлкә депутатлары Дәүләт думасына тәкъдим иткән.
 
http://kiziltan.ru

 

Комментарийлар