Логотип «Мәйдан» журналы

Машина йөртү таныклыгы булмаган исерек шофер Чаллыда мәктәп укучысын бәрдергән

Чаллыда машина йөртү таныклыгы булмаган исерек шофер «зебра»дан чыгып баручы мәктәп укучысын бәрдергән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.Кичә көндез Сарман трактындагы 17/14нче йорт к...

Чаллыда машина йөртү таныклыгы булмаган исерек шофер «зебра»дан чыгып баручы мәктәп укучысын бәрдергән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.
Кичә көндез Сарман трактындагы 17/14нче йорт каршында юл һәлакәте булган. «Лада» автомобилен идарә итүче 28 яшьлек ир-ат «зебра»дан баручы 10 яшьлек кызын иярткән анага юл бирмәгән һәм баланы бәрдергән.
Имгәнгән кызны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә гаепле шофер исерек килеш рульгә утырган. Өстәвенә, аның машина йөртү таныклыгы да булмаган.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/09/173099/

Комментарийлар