Логотип «Мәйдан» журналы

Машина тәгәрмәчләре турында уйланыр вакытлар җитте...

Салкыннар тиз килү сәбәпле, автомобиль тәгәрмәчләре турында да уйланырга вакыт җитте. Юл хәрәкәте катнашучыларының һәрберсенә игътибарлы һәм сакчыл булырга комачау итмәс. Татарстан буенча Дәүләт автои...

Салкыннар тиз килү сәбәпле, автомобиль тәгәрмәчләре турында да уйланырга вакыт җитте.
18_39
Юл хәрәкәте катнашучыларының һәрберсенә игътибарлы һәм сакчыл булырга комачау итмәс. Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе дә шушы хакта кисәтә.
Автомобиль хуҗаларына кышкы сезонга әзерлекне башларга вакыт. Беренче чиратта, автомобильнең техник торышына, ут җайланмаларының, тәрәзә чистарткычларының, электр үткәргечләрнең, аккумуляторның төзеклегенә игътибар итү зарур.
Ә җәйге шиннарны кышкысына һаваның уртача температурасы бер атна дәвамында 5-7 градус җылы булып сакланганда, алмаштырырга кушалар.
Җәяүлеләргә килгәндә, караңгы тиз төшү, явым-төшемнәр, томан юллардагы күрү мөмкинлеген киметү сәбәпле, яктылыкны кире кайтара торган элементлары булырга тиеш.

Комментарийлар