Логотип «Мәйдан» журналы

Марина Патяшина Татарстанда балаларны дистанцион укуга күчермәячәкләр дип ышандырды

Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.«Б...

Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.66881
«Бездә 1 сентябрьдән башлап төрле мәктәпләрдә нибары 25 педагог һәм җиде укучы гына Covid-19 йоктырды. Бүгенгә ике бала инде терелеп мәктәпкә чыкты, бишесе әлегә карантинда. 400 мең укучы арасында бу очраклар калган барлык укучыларны да дистанцион укуга җибәрергә дигән сүз түгел», — диде спикер.
Баш санитар табиб әйтүенчә, бүген укучыларны дистанцион укуга күчерү мәсьәләсе каралмый.
Ведомство башлыгы педагоглар составы һәм укучылар арасында Covid-19 белән авыру очракларына тиз реакциянең нәтиҗәле булуын әйтте. Роспотребнадзор эпидемиягә каршы чараларны оператив уздырып бара: авыруны кеше изоляцияли, авыру белән контактта булган кешеләрне күзәтә һәм тикшерә, дезинфекция уздыра.
 
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/society/05-10-2020/marina-patyashina-tatarstanda-balalarny-distantsion-ukuga-k-cherm-yach-kl-r-dip-yshandyrdy-5776527

Комментарийлар