Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Гыйбатдинов Болгардагы Кара пулат суфыйлар торагы - хәнәкә булган дип фаразлый

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов Болгардагы Кара пулат суфыйлар торагы - хәнәкә булган дип фаразлый. Бу хакта ул Бохарадагы Нод...

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов Болгардагы Кара пулат суфыйлар торагы - хәнәкә булган дип фаразлый. Бу хакта ул Бохарадагы Нодир Девонбеки хәнәкәсен карагач әйтте.
048
"Минемчә, бу хәнәкә булырга тиеш. Күп кенә илләрдә нәкъ шундый формадагы биналар сакланган һәм алар хәнәкә буларак кулланылган", - диде ул.
Марат Гыйбатдинов әйтүенчә, Болгардагы Кара пулатның нинди максаттан төзелгәне һәм нинди объект буларак хезмәт күрсәтүе хакында галимнәр анык кына фикергә килә алмый. "Кайбер тарихчылар ул мәдрәсә булган, ди. Кайберсе - мәхкәмә, тагын кемдер мавзолей, ди. Әмма анда каберләр дә, сөякләр дә табылмаган",- дип аңлатты галим.

Марат Гыйбатдинов фикеренчә, документлар булмагач, бу бинаны башка илләрдәге үрнәкләре белән чагыштырып нәтиҗә ясарга кирәк. Бу ысул исә Кара пулатның хәнәкә булуын күрсәтә, ди галим.
"Мәсәлән, Кырымдагы Евпатория - Кизләү шәһәрендә хәнәкә бар, аның структурасы Кара пулатка бик охшаган. Һәм менә бүген без Бохарада күргән хәнәкә Кара пулатның структурасын хәтерләтә. "Без аны хәнәкә дип китапларда язсак, иманым камил, хата булмас", - диде ул.
"Хәнәкә - дәрвишләр яши торган урын. Алар анда укыган, зикер әйткән, яшәгән. Ул гади генә әйткәндә, христианнардагы монастырь кебек булган", - дип аңлатты Марат Гыйбатдинов.

Фото: Рамис Латыпов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/22/181424/

Комментарийлар