Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Әхмәтов: Уҗым культуралары һәлак булу икмәк бәясенә йогынты ясамаячак

Уҗым культуралары һәлак булу икмәк бәясенә йогынты ясамаячак. ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган брифингта шулай дип әйтте.Быел барлыгы 561 м...

Уҗым культуралары һәлак булу икмәк бәясенә йогынты ясамаячак. ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган брифингта шулай дип әйтте.
Марат Әхмәтов Татарстанда карабодай игү быел да дәвам иттерелүен әйтте
Быел барлыгы 561 мең га мәйданда уҗым культуралары чәчелгән, шул исәптән уҗым бодае – 428, 6 мең га, көзге арыш – 126,9 мең га, тритикале – 5,3 мең га. 150 мең га мәйданда уҗым культуралары һәлак булган. Зыян 1,5 млрд сум дип бәяләнә.
“Җәйгә якынлашканда онга бәя гадәттә күтәрелми. Әлегә мин икмәккә бәя артуга сәбәпләр күрмим”, - диде Марат Әхмәтов.
Министр икмәк бәясендә он кыйммәте 15-20 процент кына булуын искәртте. “Кыйммәтнең 80 проценты башка сәбәпләр буенча формалаша. Бәлки, предприятиеләрнең үз технологик сәбәпләре бардыр”, - диде ул.
“Елдан-ел икмәк куллану кими. Элекке елларны хәтерлим: икмәкне терлеккә дә ашаткач, җан башына өстәмә килограмм икмәк бирәләр иде. Хәзер халык җан башына тәүлегенә 250-260 грамм икмәк куллана. Элек тулы куәтендә эшләгән предприятиеләрнең эш күләмнәре бүген 30-40 процент кына. Бу да үзкыйммәткә тәэсир итә. Ипи бит бер оннан гына пешми”, - диде Марат Әхмәтов.
Фото: Солтан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185852/

Комментарийлар