Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Әхмәтов быелгы көзнең коры килүен әйтте

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры быелгы көзнең коры килүенә хафалануын белдерде. Бу хактагы фикерен ул бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте. Фото: архив/Рамил Гали“Быелгы көз 2009 елн...

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры быелгы көзнең коры килүенә хафалануын белдерде. Бу хактагы фикерен ул бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.
3857 Фото: архив/Рамил Гали
“Быелгы көз 2009 елныкына охшаш. Көз коры. Бәлки сезгә асфальт дымлы булгач, көз яңгырлы килде дип уйларга җирлек бардыр. Әмма сентябрьдә дә, октябрьдә дә җитди явым-төшемнең әле булганы юк. Җир катламында нибары 45 мм дымлылык запасы бар. Кышка кергәндә, киләсе ел уңышына нигез булдыру өчен, 180-200 мм дымлылык белән керергә кирәк. Быел май-июль айларында кайбер районнарда күпьеллык планның 2,3 тапкырыннан кимрәк явым-төшем булды. Әмма тырышлык, алдынгы технологияләр ракасында, ситуациядән берникадәр чыга алдык. Шуңа күрә без хуҗалыкларга туфракны көздән югары дәрәҗәдә эшкәртергә, әзерләргә дигән бурыч куябыз. Хәтта пар җирләре дә язын эшкәртелергә калырга тиеш түгел”, - диде министр.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/09/173094/

Комментарийлар