Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Әмирхановның яңа китабына «Олуг Мөхәммәд» һәм «Ир-Мамай» романнары кергән

Язучы Марат Әмирхановның яңа китабына «Олуг Мөхәммәд» һәм «Ир-Мамай» романнары кергән. Татар китап нәшрияты социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.Әсәрләрнең икесе дә, татар тарихында...

Язучы Марат Әмирхановның яңа китабына «Олуг Мөхәммәд» һәм «Ир-Мамай» романнары кергән. Татар китап нәшрияты социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.
Әсәрләрнең икесе дә, татар тарихында зур роль уйнап та, тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән бөек шәхесләргә багышлана.
Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд җитәкчелегендә Казан ханлыгы тернәкләнеп, үсеп китә, дөнья мәйданына чыга, халыкара таныла.
Алтын Урданың иң катлаулы, болганчык дәверендә, ханнардан да югарырак абруйга ирешеп, күп еллар буе Алтын Урда сәясәтен билгеләгән әмир Мамай язмышы әле драматик, әле романтик рухта сурәтләнә, диелә бу хәбәрдә.
 

Фото: tatkniga инстаграмыннан


https://tatar-inform.tatar/news/letters/01-12-2020/marat-mirhanovny-ya-a-kitabyna-olug-m-h-mm-d-m-ir-mamay-romannary-kerg-n-5789324

Комментарийлар