Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Бәшәров катнашындагы «Мулла» фильмының беренче тизеры дөнья күрде (видео)

Бүген «Мулла» фильмының беренче тизеры дөнья күрде. Фото: Салават КамалетдиновТуфан Миңнуллинның шул исемдәне пьесасына нигезләнгән фильм август-сентябрь аенда Әтнә районында һәм Казанда төшерелде. Хә...

Бүген «Мулла» фильмының беренче тизеры дөнья күрде.
ksf_4370 Фото: Салават Камалетдинов
Туфан Миңнуллинның шул исемдәне пьесасына нигезләнгән фильм август-сентябрь аенда Әтнә районында һәм Казанда төшерелде. Хәзер фильм әзерләүнең соңгы этабы бара, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Мулла» фильмы – тулы метражлы фильм буларак кинорежиссер Әмир Галиәскаровның һәм кинорежиссер буларак, Рамил Фазлыевларның дебют фильмы. Әсфәндияр мулла ролен дә Рамил Фазлыев башкарды. Рольләрнең берсенә Марат Бәшәров чакырылган иде һәм август аенда фильм ул катнашкан кадрларны төшерүдән башланып китте. Фильмны төшерүнең беренче көнендә "Татар-информ" хәбәрчеләре дә катнашты, дип яза мәгълүмат агентлыгы.
Фильмның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, фильм актерларының күбесе – театр артистлары һәм мондый экспериментлар милли кино үсеше өчен әһәмиятле.
Фильм тамашачыга яз көне тәкъдим ителәчәк. Ул Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә дә катнашыр дип көтелә.
Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәме белән төшерелә.
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=u0B4gwapr2o[/embed]
Татар Кино

Комментарийлар