Логотип «Мәйдан» журналы

Мамадышта Яруллиннар исемендәге сквер ачылды

Мамадыш районы Кече Сон авылында композиторлар Заһидулла Яруллин, Фәрид Яруллин, Мирсәет Яруллиннарның туган нигезендә "Яруллиннар скверы" ачылды.Тантанада "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзалары, язу...

Мамадыш районы Кече Сон авылында композиторлар Заһидулла Яруллин, Фәрид Яруллин, Мирсәет Яруллиннарның туган нигезендә "Яруллиннар скверы" ачылды.Тантанада "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзалары, язучылар, район җитәкчеләре һәм район халкы катнашты. Кунаклар "Васыйл чишмәсе" янында тамашаны кызыксынып карадылар, Яруллиннар музее белән таныштылар. Аннан тантана авыл Мәдәният үзәгендә дәвам итте. Чаллыдан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Бөтеньдөнья Татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин катнашты һәм чыгыш ясады. Шулай ук кунаклар шагыйрь, "Мәйдан" журналының поэзия бүлеге редакторы Лилия Гыйбадуллина, композитор Эльмир Низамов, күренекле җырчы Миңгол Галиев белән әңгәмәләр кордылар.
Чара Зур Кирмән җыены белән тәмамланды.


udsdpvs9ydw

Комментарийлар