Логотип «Мәйдан» журналы

Мамадыш прокуроры Радмир Надыршин 30 илдә тыелган документаль кино күрсәтте

“Мамадыш“ совхозы мәдәният йорты каршында “#200“ исеме астында флешмоб узды. Фото: mamadysh-rt.ruИҗтимагый инициатива активистлары чарада халыкны 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларда басылачак шәһ...

“Мамадыш“ совхозы мәдәният йорты каршында “#200“ исеме астында флешмоб узды.
aryRCiNYADY Фото: mamadysh-rt.ru
Иҗтимагый инициатива активистлары чарада халыкны 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларда басылачак шәһәр күренешләре өчен Казанны яклап тавыш бирергә чакырды. Әлеге бинада урнашкан кинозал каршында алар район прокуроры Радмир Надыршинны да очраттылар. Прокурор урында ук телефоны аша кабат Казан өчен тавыш бирде һәм Татарстан башкаласы яклы булуын дәлилләп, махсус баннерга имзасын куйды.
Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган миссияне башкарганнан соң, прокурор кино залына узды. Биредә  мамадышлылар, җитәкче даирәдәгеләр өчен прокуратура тәкъдиме белән экология темасына багышланган “Дом. История путешествия“ дип исемләнгән документаль фильм күрсәтелде.
4190
Әлеге фильм - данлыклы фотограф Ян Артюс-Бертран, режиссер Люк Бессонның иҗат җимеше. Кинотасмада Җир шарының матурлыгы һәм кешенең планетага тискәре йогынтысы тасвирлана. Әлеге документаль фильмны күрсәтү 30 илдә тыелган булуын да искәртү зарур. Чөнки бу илләрдә хөкем сөргән аянычлы экологик вазгыять биредә ачыктан-ачык сурәтләнә. Чарада катнашкан район башлыгы Анатолий Иванов та экологиянең бүген иң актуаль проблемаларның берсе булуын ассызыклады. “Мамадыш экологик яктан чиста районнар рәтендә булса да, аны сакларга, табигый байлыкларыбызны, территориянең 30 процентын биләп торган урманнарны кадерләп яшәргә кирәк“, - дип ассызыклады.
 
Чыганак: mamadysh-rt.ru

Комментарийлар