Логотип «Мәйдан» журналы

Май бәйрәмнәрендә Кукмарада төсле музыкаль фонтан ачылды

Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнне Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданда Президент программасы нигезендә эшләнгән төсле музыкаль фонтанны ачу тантанасы булды, дип яза "Хезмәт даны" газетасы. Фото: kukmor...

Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнне Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданда Президент программасы нигезендә эшләнгән төсле музыкаль фонтанны ачу тантанасы булды, дип яза "Хезмәт даны" газетасы.
8481 Фото: kukmor-rt.ru/
Бу тамашаны карарга йөзләгән кеше җыелды. Шулай ук бәйрәм кунакларына районның үзешчән артистлары, иҗат коллективлары әзерләгән матур концерт та тәкъдим ителде. Чарада катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.
"Бүген бездә истәлекле вакыйга – Президент программасы ярдәмендә төзелгән фонтанны ачу тантанасы. Әлеге фонтан киләчәктә шәһәр халкының яраткан ял итү урыны булыр дип ышанам", - диде ул.

Комментарийлар