Логотип «Мәйдан» журналы

Магнитогорскида Габдулла Рәхимкулов исемендәге Халыкара бәйгегә әзерләнәләр

16 февраль көнне Магнитогорск Халыклар дуслыгы йортында Габдулла Рәхимкулов исемендәге V Халыкара вокалчылар бәйгесе җиңүчеләрен ачыклаячаклар. Бу хакта җирле Татар милли-мәдәни авономиясе хәбәр итә.К...

16 февраль көнне Магнитогорск Халыклар дуслыгы йортында Габдулла Рәхимкулов исемендәге V Халыкара вокалчылар бәйгесе җиңүчеләрен ачыклаячаклар. Бу хакта җирле Татар милли-мәдәни авономиясе хәбәр итә.




Конкурста 11 яшьтән алып катнашырга мөмкин. Җырчыларны, яшьләренә карап, берничә төркемгә бүлеп бәяләячәкләр.



Узган елгы конкурста Пермь, Троицк, Магнитогорск, Уфа, Чиләбе, Казахстан, Татарстан, Удмуртия вәкилләре катнашкан. Барлыгы 60тан артык  җыр башкарлыган. Гран-прины Алабугадан Ләйсән Рәхимова яулаган булган.


Бәйгенең максаты - татар җырын, татар халкы җыр сәнгатен пропагандалау һәм Габдулла Рәхимкулов исемен мәңгеләштерү.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/25/179539/

Комментарийлар