Логотип «Мәйдан» журналы

Люция Хәмитова: «Күңел җәрәхәтләнгән вакытлар булмагандыр ди­мим. Мин шуның белән ныгыдым»

Камал театрның әйдәп баручы актрисасы, Яңа ел телесериалларында уйнаучы, быел юбилеен билгеләп узучы Люция Хәмитова белән театр бинасында очраштык. – Люция ханым, күптән түгел Камал театрында гөрләп 5...

Камал театрның әйдәп баручы актрисасы, Яңа ел телесериалларында уйнаучы, быел юбилеен билгеләп узучы Люция Хәмитова белән театр бинасында очраштык. 
51b8ab8a165aa1fb5a57daf7b2513248_l
– Люция ханым, күптән түгел Камал театрында гөрләп 50 яшьлек юбилеегызны уздырдыгыз. Котлыйбыз! Күңел паспорттагы яшькә ышанамы?
– Адәм баласы үзенең яшен берничек тә кабул итә алмыйдыр инде ул. Ләкин “картаям” дип авыр уйларга бирелеп утырганым юк. Яшьләр белән дә үземне бик уңайлы хис итәм. Шулай да театрга килеп кергән яшьлек чорлары сагындыра. Безнең буын ничектер күңелле яши иде. Театрга да бирелгәнрәк идек. Хәзерге яшьләргә театр – эш урыны гына, ә уй-карашлары башкада. Ә без театр белән генә яшәдек.
– Белүемчә, әтиегез башта театр юлыннан китүегезне теләмәгән. Мәктәптә укыганда качып кына бию түгәрәгенә йөргәнсез. Ә сез сайлаган юлны ул кайчан кабул итте?
– Әтиебез тыштан үтә дә таләпчән булса да, эчтән йомшак кеше иде. Билгеле, ул чор кешеләре театр сәнгатен җитди һөнәргә санамаган. Хатын-кызның аяк күтәреп биеп йөрүе нәрсә инде ул?! Дәү әти белән дәү әни намаз укый иде (Питрәч районы Татар Казысы авылы кешеләре – авт.) Шуңа да театр училищесына керергә дип имтихан тапшырырга киткәч тә, бу турыда әнигә генә әйттем. Әллә керәм, әллә юк бит әле. Аннан конкурстан үтүемне белгәч, әнигә: “Әтигә җайлап кына үзең әйт инде”, дидем. Театрга мәхәббәтем шулкадәр көчле булган, хәтта әтигә каршы барганмын бит! Ләкин аннан соң әти мин сайлаган юлны кабул итте. Ул безнең бик ачык, аралашучан кеше иде. Аны бөтен артист яратты. Әни белән бер генә спектаклемне дә игътибарсыз калдырмадылар. Кеше алдында гел мине мактар иде. Кайвакыт: “Әти, җитәр инде. Миңа уңайсыз”, дип тә әйтә идем. Баласы белән горурланудан шатлыгы эченә сыймаган аның. Кем беләндер бүлешәсе килгән. Үзем әни булгач, мин аны аңлыйм. Улыбыз Йосыфның теләсә нинди уңышына сабыйларча сөенәм. Әтиебезнең үлгәненә дә ике ел вакыт узды, юбилеемны гына күрә алмады… Әниебез, Аллага шөкер, исән-сау, 77 яшен тутырды. Үз-үзен йөртә. Догалар укып, һәрвакыт безгә теләкләр теләп утыра.
– Каенанагыз Наилә Гәрәева турында ни әйтерсез?
– Ул бик игътибарлы кеше. Кайвакыт чамадан тыш игътибарлы. Гел борчылып, ярдәм итәргә ашкынып тора. Якыннарына гына түгел, теләсә кемгә карата шундый ул. Шул ук вакытта бик таләпчән дә.
– Бергә театрда эшләве авыр түгелме?
– Бу минем өчен табигый күренеш. Бер яктан, кызык та дияр идем. Аннан мин башка тормышны белмәгәч, чагыштырып та карый алмыйм.
– Фәрит абый өйдә нинди? (Фәрит Бикчәнтәев – Камал театры режиссеры)
– Бик гади. Нәрсә әзерлисең – шуны яратып ашый. Бәрәңге белән тозлы балык бирсәң дә, “шундый тәмле пешергәнсең”, дип мактап куя. Кулыннан бөтен эш килә аның. Кирәк булса, үзе дә ризык хәзерләргә мөмкин. Ләкин мин аш бүлмәсендә үзем генә кайнашырга яратам. Миңа шулай җайлырак.
– Бүген улыгыз да Камал театрында эшли. Театр юлыннан китүенә каршы килмәдегезме?
– 10 сыйныфта укыганда “театр училищесына барам”, диде. “Улым, бәлки башка һөнәр сайларсың, театрга килергә беркайчан да соң түгел”, дигәч, КФУның Көнчыгыш телләре бүлегенә укырга керде. Кытай һәм инглиз телләрен өйрәнде. Берничә тапкыр Кытайга барып, укып кайтты. Соңыннан: “Укып бетердем” диде дә, үз теләге белән театрга килде. Бикчәнтәевләр каны, нишләтәсең. Җитмәсә, кечкенәдән театрда үскән бала.
– Хатын-кыз буларак үзегезне ничек карыйсыз?
– Фитнес ачылганнан бирле шунда йөрим. Яшь барган саен үзеңне формада тоту, ябыгу авырлаша икән…
– Сезгә тазару куркынычы янамый, минемчә.
– Ничек кенә әле! Туклануга да игътибар итәргә тыры­шасың. Ләкин телим икән, торт, гөбәдияләр дә ашый алам. Әмма аннан фитнеска барам. Атнасына ике тапкыр мәҗбүри рәвештә тренер белән шөгыльләнәм. Кос­метологка да бар­мый булмый. Массажын аласың, битлекләрен яса­тасың. Без – артистлар һәрвакыт кеше алдында бит. Корсак үстереп сәхнәгә чыгуны күз алдына китереп булмый.
– Режиссер хатыны булу һәм аның белән бер театрда эшләү ничек?
– Роль бирсә дә, бирмәсә дә һәрвакыт “күп уйный” диячәкләр. Өчәр ел бер рольсез утырган чаклар булды. Барыбер әйтәләр иде. Шуны аңладым: кешегә беркайчан да ярап бетеп булмый. Күңел җәрәхәтләнгән вакытлар булмагандыр ди­мим. Ләкин мин шуның белән ныгыдым. Хәзер үземне көчле кеше дип әйтә алам. Артист сәхнәдә уйнамаса, гел кыерсытылган халәттә яши бит ул. Һәркайсы үзен кабатланмас дип саный, “роль генә бирмиләр”, ди. Сүз дә юк, безнең театр артистлары бик көчле. Ләкин артист гел рольгә мохтаҗ инде ул.
– Үзегез уйнаган рольләр саныннан канәгатьме сез?
– Канәгать. Рольләрдән үз теләгем белән баш тарткан вакытлар да булды. Ниндидер уңайсызлану бар миндә. Фәрит сүгә инде. Аннан соң, артист кеше еш уйнап торырга тиеш түгел дип саныйм. Ниндидер тынычлык, үз-үзең белән калу чоры булырга тиеш. Гел-гел сәхнәдән төшмичә уйнау үз-үзеңне кабатлауга китерергә мөмкин. Үзеңнән китеп булмый. Әллә нигә бер уйнап алсаң кызыграк та кебек.
– Өчәр ел рольсез утырган чаклар булды, дидегез. Андый вакытта үзегезне нәрсәгә багышлыйсыз?
– Ничә ел инде инглиз телен өйрәнәм. Китаплар укыйм. Кыскасы, рухи үсеш белән шөгыльләнәм.
– Бакчагыз бармы?
– Әтнә районы Бәрәскә авылында йортыбыз, мунчабыз, зур гына бакчабыз бар. Җәй көне шунда казынабыз, кызык өчен генә яшелчәсен, бәрәңгесен утыртабыз. Әле менә узган атнада гына мунча кереп килдек.
– Урамда, җәмәгать урыннарында тануларын яратасызмы?
– Юк. Андый вакытта ничектер уңайсызланам. Табигатем буенча оялчан кеше мин. Бервакыт хастаханәдә утырганда яныма бер табибә килде: “Сез шундый минем кызыма охшагансыз. Мин сезне бик яратам. Ләкин минем кызым үлде шул инде”, дип кочаклап алды. Бу авыр халәтне беркайчан онытмыйм. Бик читен булды.
– Артка борылып кара­сагыз, нинди үке­нечләр бар?
– Тагын бер бала алып кайтасы калган дим…
– Яңа ел сезнең өчен нинди бәйрәм?
– Бик тыныч кына уздырабыз. Соңгы елларда аны Фәрит белән икәү генә каршылыйбыз. Йосыф дуслары янына чыгып китә. Кичке 8ләр тирәсендә әни янына кереп чыгабыз (Наилә Гәрәева белән бер ишегалдында гына яшиләр – авт.). Әллә нинди зур бәйрәм табыны әзерләмим. Артык күп ашый торган кешеләр дә түгелбез.
– Бүгенге тормышыгыздан канәгать­сезме?
– Аллага шөкер! Ничек канәгать бул­мыйсың! Яраткан эшем, гаиләм бар. Ике яктан да әниләребез исән-сау. Аларны мөмкин кадәр озаграк яшәтәсе килә. Иң мөһиме: сәламәтлек белән күңел тынычлыгы. Шул икесе булса, бернәрсә кирәкми.
 
Нәзилә Хуҗина

http://akcharlak.com

Комментарийлар