Логотип «Мәйдан» журналы

Лос Анжелеста Сабантуй узды

28 май АКШның Лос Анжелес шәһәрендә милли бәйрәм - Сабантуйны зурлап билгеләп үттеләр.Лос Анжелеста быел Сабан туе 11 нче тапкыр узды. Чит илләрдәге Сабантуйлары бездәгедән бераз аерылып тора - алар п...

28 май АКШның Лос Анжелес шәһәрендә милли бәйрәм - Сабантуйны зурлап билгеләп үттеләр.27564E08-669B-4ACD-ADD9-30722701FD94_w610_r0_s
Лос Анжелеста быел Сабан туе 11 нче тапкыр узды. Чит илләрдәге Сабантуйлары бездәгедән бераз аерылып тора - алар пикник формасында уза. Пикникка кеше үзе белән ашарга-эчәргә алып килә, Лос Анжелес Сабан туена да күпләр милли ризык пешереп алып килгән: өстәлләрдә өчпочмак та, вак бәлеш тә, итле бәлеш тә, бавырсак та, пылау белән самса да бар иде.
 
Быелгы Сабан туе башкаларыннан җырлы-моңлы булуы белән дә аерылып торды. Беренчедән, быел беренче тапкыр чара Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән ачылды. Бар килгән кунаклар бергәләп җырлады аны. Башкортстанның танылган җырчысы, хәзер Лас Вегас шәһәрендә яшәүче Лиана Хәбибуллинаның дәртле җырлары бәйрәмебезнең бер ямьле бизәге булды.
Кыска гына концерт программасыннан соң спорт уеннары башланды. Сабан туенда уйналган барлык уеннар - йомырка салынган кашык кабып йөгерү, капчыкта сикерү, бәйләнгән күз белән чүлмәк вату, катыктан тәңкә эзләү кебек уеннарда балалар да, олылар да катнашты.
Сабантуй батыры исеменә бер потлык герне иң күп тапкыр күтәреп, Казакъстаннан күчеп килүче Миша исемле егет лаек булды.
Балалар ярышып, йөгереп, уйнап туктагач һәрберсе оештыручылардан бүләк алды. Алар өчен аерым өстәл булдырылып, өстәлгә дә балаларны уйнатып утырту өчен әйберләр куелган иде: сурәт төшерделәр, буядылар, фоамираннан кечкенә генә кош-хайваннар ясадылар.
 
Сабан туенда 80нән артык кеше катнашты. Калифорния, Невада штатларыннан тыш, Аризонаның Феникс шәһәреннән дә кунаклар бар иде. Лос Анжелес Сабан туена килгән халык, күңеле булып, киләсе елга яңадан очрашырга сүз куешып, таралышты.
 
Чыганак: http://www.azatliq.org

Комментарийлар