Логотип «Мәйдан» журналы

Лимон кабыгын ташламагыз!

Лимонның кабыгын ташларга ашыкмагыз.Лимонның витаминнарга бай икәнлеген барыбыз да белә. Алар арасында фолий һәм аскорбин кислоталары, пантотен кислотасы, Д витамины, токоферол, тиамин, ретинол, пирид...

Лимонның кабыгын ташларга ашыкмагыз.


Лимонның витаминнарга бай икәнлеген барыбыз да белә. Алар арасында фолий һәм аскорбин кислоталары, пантотен кислотасы, Д витамины, токоферол, тиамин, ретинол, пиридоксин, рибофлавин, РР витаминнарын әйтеп узарга кирәк.
Лимон микроэлементларыннан бор, тимер, бакыр, молибден, цинк, фтор, марганец аеруча зур кыйммәткә ия.Ә менә аның кабыгы да файдага ярап куйганлыкны белә идегезме? Лимон кабыгы - микродулкынлы мичтәге начар исне бетерү өчен менә дигән ысул. Моның өчен берничә лимон кабыгын мичкә куеп, пешереп алырга кирәк. 5 минут чамасы пешерсәгез, шул вакыт җитә.
Киңәшебез шул - лимонның кабыгын ташларга ашыкмагыз!


Автор: Зөһрә Исламова


Фото: https://www.facebook.com/


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Limon-kabigin-tashlamagiz-806070/

 

Комментарийлар