Логотип «Мәйдан» журналы

Лимон бөтнеген чәчәк атканда җыегыз!

Бу үләннең көзән җыеруга каршы файдасы бар.

Лимон исе килеп торучы бу күпьеллык үлән (мелисса) вак куаклыклар арасында, урманнарда, урман янында үсә. Июньнән августка кадәр чәчәк ата. Аның яшь һәм киптерелгән яфракларын кулинариядә кулланалар: салатларга, ашларга, балыкка, иткә һәм күп кенә башка ризыкларга яхшы тәмләткеч ул.
Даруга лимон бөтнегенең сабакларын, яфракларын файдаланалар. Эфир маеннан тыш, аның яфракларында аскорбин кислотасы, каротин, таниннар, сумалалар, ачы матдә һәм лайла бар. Аның суы көзән җыеруга каршы дарулар составына керә, мае нерв системасын тынычландыра, яфраклары бактерияләргә каршы тәэсир итә. Халык медицинасында яфраклары төнәтмәсен көзән җыеруга каршы, аппетитны ача торган, сидек кудыргыч, тирләткеч, авыртуны баса торган һәм йөрәк дарулары буларак кулланалар.
Лимон бөтнеге кушылган препаратларны нервлар какшаганда, мигреньнән, йокысызлыктан, хәлсезлектән, бума чиренең кайбер төрләреннән, салкын тиюдән, тәнгә тимгелләр чыкканда, йөрәк авыртканда, эч һәм бавыр чәнчешкәндә, метеоризмнан, азканлылыктан һәм матдәләр алмашынуны яхшырту өчен файдаланалар. Теш уртлары ялкынсынганда авызны чайкаталар, чуан чыкканда тәнгә сөртәләр. Спиртта эшләнгән төнәтмәсен ревматизм сызлауларыннан һәм нейромиозитлардан, үләненнән ясалган препаратларын тән күгәрүдән, артритлардан авыртуны баса торган чара буларак кулланалар.
Эчә торган төнәтмәсен 20 грамм коры үләнен бер стакан кайнар суга салып ясыйлар. Суынганнан соң аны сөзәләр һәм көнгә 5-6 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.
Лимон бөтнеген чәчәк атканда җыялар. Яхшы җилләтелә торган бүлмәдә яисә түбә астында, күләгәдә киптерәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар