Логотип «Мәйдан» журналы

Лилия Хәйруллина үз образы турында: “Стилистым исемен әйтергә кушмады”

Күптән түгел Казанда TMTV премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Һәрбер чыгышында сәхнә образы белән тамашачыны гаҗәпләндерүче Лилия Хәйруллина бу юлы да шулай итте. Җырчыны үз стилисты киендерә икән...

Күптән түгел Казанда TMTV премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Һәрбер чыгышында сәхнә образы белән тамашачыны гаҗәпләндерүче Лилия Хәйруллина бу юлы да шулай итте. Җырчыны үз стилисты киендерә икән.
 
Бу хакта эпотаж Лилия болай ди:
— Әйе, һәрбер сәхнә образымны стилистым белән эшлибез. Әмма ул исемен әйтергә кушмады. Аңа пиар кирәкми. TMTV премиясен тапшыру тантанасының кызыл келәменнән узганда тәнемә чәчәкләр рәсеме төшерелгән татуировка ясатып, өстемә күннән эшләнелгән сарафан кидем. Аягымда зур үлчәмле кроссовкилар иде. Ни өчен зур үлчәмлеме? Чөнки хәзер шул модада. Татуировка вакытлыча гына иде. Шул ук төнне мин аны сөртеп алдым. Тәнемдәге буялган чәчәкләрне үзем уйлап таптым. Хәзер яз бит. Күңелдәге хисләремне, язгы ташкыннарымны тышка чыгарырга булдым. Кайбер кешеләргә татуировка ясатуым ошамады, әлбәттә. Үзем баналь әйберләрне өнәмим. Туйдырды инде. Бөтен кеше күлмәк кия дә сәхнәгә чыга. Минем үз образым, үз карашым. Аны чагылдырырга тырыштым. Бер концертта кедалар белән чыгыш ясаган идем. Менә шуннан бирле әллә нәрсә булган кебек сөйлиләр. Шәрә чыкмадым бит?! Барысы да стилист тарафыннан каралган, костюмнар махсус тектерелгән иде. Бөтен җирем ябык, киенгән. Мин алай урамда да йөри алам. Кыенсынмыйм.
 
 
Эльза ГАЗИЗОВА, Мәдәни җомга

Комментарийлар