Логотип «Мәйдан» журналы

Лилия Гыйбадуллинаның "Бишенче гомер" исемле повесте буенча укучылар конференциясе

Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында Лилия Гыйбадуллинаның "Бишенче гомер" исемле повесте буенча укучылар конференциясе үтте.Әсәр ТР Президенты каршындагы Тата...

Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында Лилия Гыйбадуллинаның "Бишенче гомер" исемле повесте буенча укучылар конференциясе үтте.
Әсәр ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе үткәргән ябык әдәби конкурста "Үсмерләр өчен повесть" номинациясендә беренче урын алды. Әлеге повесть "Көмеш кыңгырау" газетасының берничә санында тулысынча басылып чыкты.
Чарага килгән мәктәп укучылары, укытучылар, язучылар, журналистлар әсәр буенча фикер алыштылар. Конференцияне оештыручы — Факил Сафинның иҗат студиясе. Шуңа да язучы, конференцияне ачып җибәреп, аның максаты турында сөйләде.
2 нче гимназия укучылары әсәрдән өзекне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова әсәрне яратып укуларын, уку гына түгел, иллюстрацияләр ясап та килүлерән әйтте. Ихтимал, ул рәсемнәр Лилия Гыйбадуллинаның китабында да урын алыр. Ак һәм кара мәче биюе дә балаларның әсәрне дөрес аңлавына дәлил булды.
"Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Ризидә Гасыймова әлеге  әсәрнең республикакүләм яңгыраш алуын әйтеп үтте. Онлайн рәвештә республикабызның төрле мәктәпләрендә газета белән актив язучы балалар үзләренең фикерләрен җиткерделәр.
Язучы Әлфия Ситдыйкова әсәрнең тәрбияви ягына басым ясады, яхшылыкның яманлыкны җиңүе, кешелек кыйммәтләре турында булуын искәртте. "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова әсәрнең мавыктыргыч, заманча телле булуын, хәтта исемнәрнең дә бик уйланылган, истә кала торган булуын, үзенең бик кызыксынып укуын әйтте.
77 нче гимназия укытучысы Рәмзия Җиһаншина шулай ук мондый әсәрләрнең кирәклеге һәм программада укыткан чагында мондый әсәрләрдән файдалану кирәклеген әйтте.
Әдәбият галиме Лилия Хөснетдинова әсәргә бик җентекле анализ ясады һәм уку программаларында яңача әсәрләрнең мөһимлеген  ассызыклады. Лилия Гыйбадуллина әсәрнең язылу тарихы турында да сөйләп үтте. Аның язылу максаты – үз улларымны татарча әсәрләр укуга җәлеп итү, диде ул. Кичә ахырында Факил Сафин әсәр буенча балалар белән викторина үткәрде. Җиңүчеләргә китаплар тапшырылды.
 
 

Комментарийлар