Логотип «Мәйдан» журналы

Леонид Якубович "Могҗизалар кыры" тапшыруын "картайды" дип саный

Леонид Аркадьевич үзе алып бара торган тапшыруны искерде дип саный. Фото: ok.ru"XXI гасыр. Белеме булган тугыз өлкән кеше 1,5-2 сәгать буена бөтен ил күз алдында хәрефләп бер сүзне чишә.  Бу - диагноз...

Леонид Аркадьевич үзе алып бара торган тапшыруны искерде дип саный.
image-1 Фото: ok.ru
"XXI гасыр. Белеме булган тугыз өлкән кеше 1,5-2 сәгать буена бөтен ил күз алдында хәрефләп бер сүзне чишә.  Бу - диагноз. Бу- шизофрения", - ди Якубович Беренче каналда баручы "Бүген кич белән" ("Сегодня вечером") тапшыруында. Шулай да, телевидениедә "Могҗизалар кыры" һаман да иң зур рейтинглы тапшыру буларак кала бирә.
Леонид Аркадьевич шулай ук кайсы катнашучыларның белемсезлеге белән үзен шаккаттырганын да исенә төшерде. Бер тапшыру вакытында Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" әсәре буенча катнашучы өчлеккә сорау биргән. "Борылып карыйм, һәм каршымда өч пар "пыяла" күз. Тынлык. "Булгаковның кем икәнен беләсезме?" дип сорыйм. - "Юк". "Сез укыдыгызмы?" - "Юк". Шуннан соң ни турында сорарга иде инде миңа? Мин бик сирәк югалып калам, әмма ул вакытта шаккаттыргыч булды", - дип сөйли алып баручы.
 
 
Чыганак: http://chelny-izvest.ru

 

Комментарийлар