Логотип «Мәйдан» журналы

Ленин комсомолына – 105 яшь!

Шул уңайдан 26 октябрьдә илебез төбәкләреннән һәм 18 чит илдән берничә көнгә яшьләр Мәскәү шәһәренә җыелды.

Түгәрәк өстәл артында сәяси әңгәмәләр, күргәзмәләр белән танышу, Ленин мавзолеена чәчәкләр салу, Союзлар йортының Колонналы залында бәйрәм концерты – кыскасы, яшьләр өчен бай программа әзерләнгән иде. Җомга көнне тарихи вакыйга – Россия ЛКСМы VII отчет-сайлау Съездын үткәрде. Аның эшендә Коммунистлар партиясе лидеры Г.А. Зюганов катнашты һәм «Ленин комсомолы абруйлы оешмага әйләнде. Мин сезнең белән горурланам!» дигән сүзләр белән чыгыш ясады. Ул тагын кайбер тарихи фактларга игътибарны юнәлтте:

«Россияне һәрчак яшьләр саклап калды: немец һәм швед рыцарьларын тар-мар иткәндә Александр Невскийга бары 22 яшь була. Куликово сугышында «Алтын урда» сугышчыларын җиңүне оештырган Дмитрий Донскойга 30 да тулмаган була. 35 яшьлек Петр Беренче Полтава сугышын җитәкли. 1945 елның маенда Берлинны алганда командирларның 10нан 7се комсомоллар һәм яшь коммунистлар булды. Бөтен Союздан җыелган БАМ төзүчеләрнең 70%ы 30 яшьтән яшьрәкләр иде...»

ЛКСМ Үзәк комитеты беренче секретаре, РФ Дәүләт Думасы депутаты Владимир Исаков Ленин комсомолы сафларында актив эшләүче һәм коммунистик идеяләрне популярлаштыруга мөһим өлеш кертүче яшьләргә Мактау грамоталары тапшырды. Алар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьевның ярдәмчесе, Татарстан комсомолының беренче секретаре, республика яшьләр парламенты әгъзасы Илнур Зарипов та бар.

 

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,

РФ Журналистлар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны.

 

Фотода: В. Исаков һәм И. Зарипов.

Комментарийлар