Логотип «Мәйдан» журналы

Латвиядә «Татар ашлары — мәдәният мирасы» дигән китап чыкты

Латвиядә Ринат Ахунов җитәкчелегендәге «Идел» татар җәмгыяте «Татар ашлары — мәдәният мирасы» китабын чыгарган. Проектның мөхәррире — Фаимә Турлая.Татар ашлары китабы Рига думасы финанс ярдәмендә баст...

Латвиядә Ринат Ахунов җитәкчелегендәге «Идел» татар җәмгыяте «Татар ашлары — мәдәният мирасы» китабын чыгарган. Проектның мөхәррире — Фаимә Турлая.tatarashlarvy
Татар ашлары китабы Рига думасы финанс ярдәмендә бастырылган, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.
Бу китапта Латвиядә яшәүче татарларның милли ашлары тупланган. Рецептлар ике телдә — татар һәм латыш телендә бирелгән. Китапта пәрәмәч, күбек, өрекле рулет, токмачлы аш, бавырсак, корт, гөбәдия, вак бәлеш рецептлары һәм башка төрле ризыкларны пешерү ысуллары китерелгән.
Милләттәшләребез, туган җиреннән еракта яшәсәләр дә, үзләренең милли гореф-гадәтләрен онытмаган, диелә хәбәрдә.
 

Фото: http://tatar-congress.org 


https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/26-01-2021/latviyad-tatar-ashlary-m-d-niyat-mirasy-dig-n-kitap-chykty-5801808

Комментарийлар