Логотип «Мәйдан» журналы

Кышкылыкка — мультивитамин бомба!

Табиб-диетолог бу җимешне кыш буена ашарга киңәш итә.

Табиб-диетолог Ирина Рыль “РИА Новости”га биргән интервьюсында сырганакның файдалы үзенчәлекләре турында сөйләде.

"Бу җимеш — мультивитамин бомба. Анда витаминнар цитрусныкына караганда күбрәк. Шулай ук А, Е, В1, В2, В3, В6, В9, Е, РР витаминнары да бар. Аның составында каротиноидлар һәм флавоноидлар күп, шуңа күрә ул иммунитетны бик яхшы ныгыта тиз төзәтә торган сыйфатка ия.
Сырганак мае тире, геморрой авырулары вакытында ярдәм итә. Аның җимешләре серотонин (шатлык гормоннары) эшләп чыгара, канның оешуын киметә", — дип билгеләп үтте белгеч.
Әмма табиб сырганакның аллергик реакция бирүе мөмкин дип белдерә. Аны бөерендә һәм үт куыгында таш булган кешеләргә бик сак кулланырга киңәш итә.
 
 
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
 
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от bearfotos
 
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-11-09/kyshkylykka-multivitamin-bomba-2576320
 
 

 

 

 

 

 

Комментарийлар