Логотип «Мәйдан» журналы

Кыш көне ничек дөрес тукланырга?

Салкыннар башлануга, кеше организмы энергияне күбрәк югалта, шуның өчен дә ешрак итеп туклыклы һәм көч өсти торган ризыклар белән тукланырга кирәк, дип киңәш бирә Роспотребнадзор. Бу хакта ведомствоны...


Салкыннар башлануга, кеше организмы энергияне күбрәк югалта, шуның өчен дә ешрак итеп туклыклы һәм көч өсти торган ризыклар белән тукланырга кирәк, дип киңәш бирә Роспотребнадзор. Бу хакта ведомствоның сайтына сылтама биреп «РИА-Новости» яза.


321

Температураның түбәнәюе организмда энергия чыганагы кимүгә китерә, дип аңлата ведомство. Бу организмга көч өсти торган продуктлар белән туклану ихтыяҗы китереп чыгара.




«Мондый продуктларга, беренче чиратта составында «Омега 3» булган, ләкин май кислоталары күп булмаган майлы балык, зәйтүн, җитен, көнбагыштан ясалган үсемлек майлары, бөртекле һәм көрпә яисә шытымнар кушылган ярма продуктлары, кәбестә, кишер, суган, сарымсак кебек сезонлы яшелчәләр, яшеллек, шулай ук анар, цитруслы җимешләр, алма кебек җимешләр, төрле чикләвекләр керә», — диелә хәбәрдә.




Шулай ук урамда һәм өйдә һава температурасы алышу да, урамдагы салкын һава һәм өй эчендәге коры һава, кояш нурлары җитмәү белән бергә, баланслы булмаган туклану рационы иммунитетның йомшаруына китерә, дип ассызыклана хәбәрдә.

 
Фотолар pixabay.com сайтыннан

Интертат

Комментарийлар