Логотип «Мәйдан» журналы

Кырымда борынгы "Сәет-Саттар" мәчете торгызылды

Симферопольдәге борынгы "Сәет-Саттар" мәчет комплексы тулысынча торгызылды, дип хәбәр итә РИА “Новости”.Мәчет тантаналы рәвештә мөселманнарның Корбан гаете көненә туры китереп ачылган.1850 елда төзелг...

Симферопольдәге борынгы "Сәет-Саттар" мәчет комплексы тулысынча торгызылды, дип хәбәр итә РИА “Новости”.
Clipboard51 (1)
Мәчет тантаналы рәвештә мөселманнарның Корбан гаете көненә туры китереп ачылган.
1850 елда төзелгән бу мәчет Совет хөкүмәте вакытында ябылган булган һәм хуҗалык бинасы максатларында кулланылган. 2014 елда аңа реставрация үткәрә башлаганнар. Элекке архитектура үзенчәлекләрен саклап салганнар аны.
Мәчет комплексында мәдрәсә дә төзелгән.  Россия Кырымында бу беренче мәдрәсә икән. Мәдрәсәне тәмамлаучылар "теолог" белгечлеге буенча дәүләт үрнәгендәге диплом алачаклар.
 
 

Комментарийлар