Логотип «Мәйдан» журналы

Кырым татарларын депортацияләү турындагы җыр “Евровидение-2016”да җиңү яулады

“Евровидение” 61 нче җыр конкурсында Сталин чорында кырым татарларын депортацияләү турындагы “1944” җыры иң яхшысы дип табылды. Аны Украинадан Джамала псевдонимы астында 32 яшьлек Сусана Джамаладинова...

“Евровидение” 61 нче җыр конкурсында Сталин чорында кырым татарларын депортацияләү турындагы “1944” җыры иң яхшысы дип табылды. Аны Украинадан Джамала псевдонимы астында 32 яшьлек Сусана Джамаладинова – чыгышы белән кырым татары булган җырчы башкарды.
Положение нигезендә, бу “Евровидение-2017” бәйгесенең Украинада узачагын аңлата.
Призерлар өчлегенең тавыш бирү дәвамында гел үзгәреп торуын билгеләп үтик. Профессиональ жюриның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Sound Of Silence" җыры белән лидерлык позициясендә булган Австралия җырчысы Дэми Им ахыр чиктә икенче урынга калды. Россия өчен «You Are The Only One» («Ты – единственная») җыры белән чыгыш ясаган Сергей Лазарев өченче урынны алды.
Интрига шоуның соңгы минутларына кадәр сакланды. Бу быел бәяләү системасы бүленеше һәм профессиональ жюри белән тамашачылар фикерләре арасында кискен аерма белән бәйле булды. Россия һәм Украина арасында иң югары балл өчен көрәш барганда, нәкъ менә тамашачылар азаккы нәтиҗәгә йогынты ясады. Нәтиҗәдә, бөтен дөнья тамашачыларыннан иң күп тавыш Россия җырчысы өчен бирелде. Тамашачылар һәм профессионаллар фикерен кушкач, лидерлар өчлеге түбәндәгечә билгеләнде: Украина, Австралия, Россия.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар