Логотип «Мәйдан» журналы

Күзләр ни сөйли?

Борынгылар күзләрнең серләрен бик яхшы укыган. Сократ, Аристотель, Гиппократ кебек акыл ияләре аларга карап күп нәрсәне юраган. Шуларга таянып, немец галиме Курт Теппервайн "Кешенең бите — саулык көзг...

Борынгылар күзләрнең серләрен бик яхшы укыган.
Сократ, Аристотель, Гиппократ кебек акыл ияләре аларга карап күп нәрсәне юраган. Шуларга таянып, немец галиме Курт Теппервайн "Кешенең бите — саулык көзгесе" дигән китап язган. Аның бар кеше кулланырлык бу язмасыннан берничә фаразын китерәбез.
izumrudnye-glaza
Күзләр ни сөйли?
Тонык күзләр — йогышлы авыру эләккәнлек билгесе.
Кызарган күзләр — конъюнктивит белән авыру, салкын тигәнлек билгесе.
Мөгез катлау саргаю бавырның авыртуын, сары авыруы булуын әйтә.
Күздәге буй-буй кызыл тамырлар венада канның тыгылып торуын күрсәтә.
Күзләрнең эчкә батканлыгы — ябыклыктан.
Ялтыравык күзләр — кызып китү, ярсу турында сөйли.
Тонык караш — көчсезлек, зәгыйфьлек билгесе.
Берни күрмәс булу — эчәкләр авыртканлыгын, организмга үлем янавын әйтә.
Елый алмау, яшь чыкмау — А витамины җитешмәүдән.
Күзләрнең арлы-бирле йөрүе курку, нерв авырулары турында әйтә.
Күзнең еш йомылуы тамырларның начар эшләвен, калкансыман бизнең артык эшләвен күрсәтә.
Сирәк йомылу калкансыман бизнең тиешенчә эшләмәвен күрсәтә.

Комментарийлар