Логотип «Мәйдан» журналы

Кузгалак

Халык медицинасы файдалы үләннәрне май аенда җыеп киптерергә киңәш итә, чөнки әлеге вакытта яшь үләннәрдә витаминнар аеруча күп. Әлбәттә, кышкылыкка әзерләргә кирәк, әмма яшелчә-җимешне, файдалы үләнн...

Халык медицинасы файдалы үләннәрне май аенда җыеп киптерергә киңәш итә, чөнки әлеге вакытта яшь үләннәрдә витаминнар аеруча күп.
1527161782_12
Әлбәттә, кышкылыкка әзерләргә кирәк, әмма яшелчә-җимешне, файдалы үләннәрне бүген үк кулланып, организмны мөмкин кадәр күбрәк файдалы матдәләр белән тулыландырырга онытмагыз.
Дәва
Кузгалак – безнең якларда киң таралган үсемлек. Урман-кырларда гына түгел, күпләрнең бакчасында да үсә ул. Аны кан басымын көйләүче, баш авыртуын бетерүче, артык тирләүдән азат итүче буларак беләбез. Моннан тыш, үсемлек бик күп авырулардан ярдәм итә, организмны витаминнарга баета. Кузгалак авыртуны баса, күпләп кан агуны туктата, организмның авыруларга каршы тору көчен арттыра. Кузгалак аллергиядән интегүчеләргә бик файдалы. Шулай ук ул организмда матдәләр әйләнешен көйли, аппетитны ача. Кузгалак лимон һәм алма кислотасына, фосфор, бакыр, калий, натрий, кальцийга, В төркеменә караучы витаминнарга бай.
Тәмле ризык
Кузгалактан төрле салатлар да ясыйлар.
* 1 кыярны әрчеп, вак кына итеп турагыз. Аның өстенә пешкән өч йомырканы турап салыгыз. Кузгалакны салкын суда юып, озынча итеп турагыз. Тоз һәм борыч сибеп, өстенә майонез салыгыз.
* 6-8 редисканы чистартып, вак итеп турагыз. Аның өстенә кузгалак, 50 грамм эремчек, 2 аш кашыгы каймак һәм тоз сибегез.
* Вакланган кузгалакка 1 туралган помидор, 1 тырнак сарымсакны изеп салыгыз. Тоз һәм көнбагыш мае кушарга онытмагыз.
* 200-300 грамм кәбестәне вак итеп турап, бераз изегез. Аңа туралган кузгалак, яшел суган, укроп, тоз, борыч һәм көнбагыш мае салып, катнаштырыгыз. Бу салат та организмны витаминнарга баетачак.
* Кычытканны салкын суда юып, вак итеп турагыз. Аңа кузгалак, 2 пешкән йомырка турап салыгыз. Укроп, петрушка, шпинат, салат яфракларын ваклап салыгыз. Бу файдалы салатка тоз һәм борыч кушып, көнбагыш яисә зәйтүн мае салырга онытмагыз.
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар