Логотип «Мәйдан» журналы

Күрү – үзе бәхет

* Соңгы вакытларда күзләрем бик тиз арый, кычыта, эңгер-меңгердә үк әйберләрне начар таный башладым. Минем очракта ниндидер махсус витаминнар ярдәм итә, диләр. Шулар турында беләсем килә иде. Халык ме...

* Соңгы вакытларда күзләрем бик тиз арый, кычыта, эңгер-меңгердә үк әйберләрне начар таный башладым. Минем очракта ниндидер махсус витаминнар ярдәм итә, диләр. Шулар турында беләсем килә иде. Халык медицинасы ярдәменә таянып буламы икән?
— Башта ук кисәтеп куярга тиешмен: күзне дәвалау өчен халык медицинасына таянырга киңәш ителми. Күзнең кеше өчен никадәр әһәмиятле әгъза икәнлеген аңлатып тору артык. Шуңа күрә күздә нинди генә булса да үзгәреш сизү белән үк, табибка мөрәҗәгать итү мөһим, һәр чирне, һәр борчуны ачыкларга, аңа тиешле дәвалану чарасын билгеләргә бары тик махсус белемле табиб-офтальмолог кына сәләтле.
Витаминнарга килгәндә, аларны да табиб үзе тәкъдим итәргә тиеш. Аларның берничәсен атап үтәргә дә була. Иң гадие һәм бүгенге көндә әлегә алыштыргысызы — В2 витамины. Чит илләрдән кайтартылган кыйммәтле витаминнар — катахром, синкаталин, квинекс, витадирол — шулай ук күз дәвалау дәверендә киң кулланыла. Халык медицинасына килгәндә, "бал тамчысы", ромашка төнәтмәсе, прополис төрле очракларда профилактика — дәвалау чарасы булып торалар. Тик тагын бер кат кабатларга мәҗбүрмен, һәр авыруга индивидуаль дәва билгеләнә.
* Табиб минем нарасыемның төсләр аермавын ачыклады. Дальтонизмның нинди куркынычы бар һәм минем улымны нинди киләчәк көтә? Бу чирдән котылып буламы?
— Әлбәттә, балам дальтоник икән дип, төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Нишләмәк кирәк, бала шулай туган икән — гомер буена дәвам итәчәк. Бу авыруны дәвалап булмый. Дальтонизм ирләр чире исәпләнә, чөнки ул ир-атларда, малайларда гына очрый диярлек. Башка авырулар кебек үк, моның да сәбәпләре күп. Мәсәлән, баланың әтисе яки бабасы шул ук чирдән газапланган булырга мөмкин. "Газап" дигәннән, мондый очракта балага психологик ярдәм генә кирәк булачак. Бу чир аңа үскәч һөнәр сайлаганда комачауларга мөмкин. Әйтик, дальтониклар автомобиль йөртә алмаячак, табиб булып эшләмәячәк...
* Хатыным белән алты ел бергә яшибез инде, ә балабыз юк. Эш шунда ки, минем әтием кылый күзле, начар күрә, ә хатыным: Безнең дә балаларыбыз шундый булып туар , — дип, балага узудан курка. Күз авырулары, дөрестән дә, нәселдән күчәргә мөмкинме?
— Күз авыруларыннан күрә карау гына нәселдән килә торган дип исәпләнә. Анысын да, бала тугач ук шөгыльләнә башлаганда, дәвалап була. Күрә карауның сәбәпләре күп төрле. Булачак әни үзе шушы авырулы булса, йөкле вакытта тәмәке тартса, аракы эчсә, кызамык белән чирләсә — баланың сәламәт тууы икеле. Шулай ук әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы, ризыкларның сыйфатлылыгы да зур фактор. Анадан күчә торган чирләргә тагын токсоплазмоз керә.
Токсоплазмоз, гадәттә, авыл җирендә, мал-туар үрчетә торган җирлектә очрый. Ә кылыйлык һич кенә дә әтидән яисә әнидән күчә торган чир түгел. Бу балачак проблемасы. Баланың күз карашында андый кимчелек күренү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу чирне балага 7 яшь тулганчы (иң күбе — 10 яшькә кадәр) дәваларга мөмкин. Ә аннары, күпме генә тырышсаң да, күз күремен яхшырту мөмкин түгел. Бары тик косметик максатларда, күзне турайту өчен генә операция ясатырга була. Кылыйлыгы ачыкланган балаларга махсус күзлекләр кияргә тәкъдим ителә. Кайбер ата-ана, күзлек баланы ямьсез күрсәтә дигәнне сылтау итеп, бу чарадан баш тарта. Ләкин, онытмагыз, кылый күз һәрвакыт начар күрә. Кылыйлык, әйтүемчә, нәселдән күчми. Сәбәбе — туганда яки тугач ук нинди дә булса җәрәхәт алу, курку булырга мөмкин.
Күзләрегезне саклагыз! Күз — Ходай биргән бик зур бүләк. Табигатьнең матурлыгын, туган-тумачаларыңны, сиңа тормыш бүләк иткән газиз әти-әниеңне, мәхәббәт җимешләре — балаларыңны үз күзләрең белән күрүдән дә зур бәхет бармы соң?!
Сәламәт булыгыз!
 
Сорауларга югары категорияле табиб-окулист Людмила Ивановна ДМИТРИЕВА җавап бирде.

"Мәйдан" журналы архивыннан.

Комментарийлар