Логотип «Мәйдан» журналы

Күрмәүче шагыйрә Роза Әхтәмова: «Кеше инвалид икәнен башкалар кыерсытканда аңлый»

Роза Әхтәмова - шагыйрә, язучы, Россиянең Журналистлар берлеге әгъзасы, 20дән артык китап, 400дән артык басма авторы, тәрҗемәче. Роза апа кебек кешеләрне көчле рухлы, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Сау-...

Роза Әхтәмова - шагыйрә, язучы, Россиянең Журналистлар берлеге әгъзасы, 20дән артык китап, 400дән артык басма авторы, тәрҗемәче. Роза апа кебек кешеләрне көчле рухлы, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Сау-сәламәт кешеләр тормыштан зарланганда, Роза апа уфтанмыйча иҗат итә, тормышның кадерен белеп, һәр аткан таңга куанып яши, күңеленнән чыккан юлларны китап битләренә төшерә. Аны курыкмыйча, безнең заман каһарманы дип әйтергә була.roza-extemova

«Инвалидлыкның яше һәм милләте юк»


– Роза апа, бүгенге көндә инвалидларга тулы канлы тормыш алып барыр өчен мөмкинлекләр бармы?
– Беренче чиратта, «инвалид» төшенчәсе турында сөйләп китәсем килә. Әлеге төшенчәне ничек кенә атамыйлар: мөмкинлекләре чикле кешеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр. Нигә минем мөмкинлекләрем чикле булырга тиеш соң әле? Алар чиксез. Инвалидларның да гаҗәеп зур иҗади, рухи, хәтта физик мөмкинлекләре булырга мөмкин. Яңа төшенчәләр уйлап утыру — сафсата ул, минемчә. Документларда «инвалид» сүзе кала, нәрсәгә тагын ниләрдер уйлап чыгарырга? Инвалидлыкның яше һәм милләте юк. Кеше картлыкны үзе сайламаган кебек, инвалидлыкны да үз теләге белән сайлый алмый.
Инвалидлар өчен уңайлыкларга килгәндә, соңгы арада алга таба үсеш бар. Моны әйтми калу дөрес булмас иде. Хәзер элек булмаган озата бару хезмәте бар. Миңа журналист буларак төрле җирләргә барырга, самолетта еш очарга туры килә. Шушы озата йөрү хезмәте бик нык ярдәм итә. Узган елда Казанга килгәндә дә бик уңайлы булды. Каршы алдылар, әйберләремне урнаштырырга ярдәм иттеләр.
Күрмәүчеләр өчен бик уңайлы онлайн китапханә, сайтлар бар. Теләгең булса, кирәкле мәгълүматны шуннан табарга була. Соңгы арада инвалидлар берләшә башлады: төрле чатлар, сайтлар ачалар, җыелышып күмәк җыентыклар чыгаралар.

«Инвалид һәр көнне игътибарга мохтаҗ»


Уңай яклар гына түгел, тискәре әйберләр дә бар шул. Кайчакта күрсәтер өчен генә ярдәм иткән булалар, гаделсезлек тә очрый. Инвалид — кайвакыт баю өчен мөмкинлек. Кешеләр инвалидның көчсезлегеннән кулланырга мөмкиннәр. Инвалид кеше һәр көнне игътибарга мохтаҗ. Ункөнлек вакытында гына түгел, ә һәр көнне искә алырга, ярдәм итәргә кирәк. Мисал өчен, инвалид балага беренче тапкыр уенчык алып биргән кеше үзен каһарман итеп хис итә. Юк, бу каһарманлык түгел. Сирәк-мирәк искә алу — үз-үзеңне һәм шул баланы алдау.
Күрмәүче кешеләргә дә урамга чыгарга, йөрергә, хәрәкәтләнергә кирәк. Ә бит еллар буе өйдә утыручылар бар. Алар акрынлап көчсезләнә, вакытыннан алда бакыйлыкка күчәләр. Соңгы вакытта танышларым арасында хәтта үз-үзенә кул салучылар да бар. Бу бик куркыныч, әмма мин аларны аңлыйм. Аларга ярдәм, игътибар җитмәде. Инвалидлар өчен барлык уңайлыкларны булдырырга кирәк.
– Ничә яшьтән күзләрегез күрми башлады?
– Мин 1947 елда Свердловск өлкәсенең Ревда шәһәрендә тудым. Ул вакытта ярлылык, сәламәтлек саклау өлкәсе дә начар иде. Операция дә ясап карадык, уңышлы булмады. Беренче сыйныфка барганда күрә идем әле. 9 яшемдә күземә абыем сукты, шуннан соң күрми башладым. Элек төштә булса да күрә идем, хәзер алар да юк.

«Кеше үзенең инвалид икәнен башкалар кыерсыта башлагач кына аңлый»


– Кечкенә вакытта яшьтәшләрегез белән нинди мөнәсәбәттә идегез?
– Минем белән бер сыйныфта сукырлар укыды. Бик тату идек, бер-беребезгә гел ярдәмләшеп тордык.
Кеше үзенең инвалид икәнен авыр вакытта, башкалар кыерсыта башлагач кына аңлый. Мин дә шул вакытта аңладым. Өйгә кайтканда башка кызлар мыскыллап көлә иде. Бервакыт «Монда шундый матур чәчәк үсеп чыккан, киттек, сиңа да күрсәтәбез», - дип мине кычыткан арасына этеп керттеләр. Мин ул вакытта рәтләп күрми идем инде. Икенче бер вакытта йөреп кайтырга дип сеңлемне урамга күтәреп чыктым. Әле ул чакта үзем дә кечкенә идем, 8 яшьләр тирәсе булгандыр. Ике куллап сеңлемне тоттым, безнең йортта торган кызлар минем аркага энә белән кададылар. Кулда бала булгач, мин бернәрсә дә эшли алмадым. Шулай көләләр иде. Соңыннан җавап та кайтарырга өйрәндем.
– Ни өчен Мурманск шәһәренә китәргә уйладыгыз?
– Беләсезме, мине монда алдап китерделәр. Алма-Атада фатирым бар иде. Абый: «Яман чир белән авырыйм, хатыныма һәм балаларга әйтмә. Миңа акча кирәк», - дип мине үзе янына, Мурманскка чакырды. Мин фатирны сатып, Мурманскка киттем. Хәзер монда фатир өчен түләп торам.
– Яшьлек мәхәббәтегез, сезне ошатып йөргән егетләр бар идеме?
– Әлбәттә, мин бит элек бик матур идем. Арттан йөрүчеләр күп иде. Мин җитмешкә җиткән вакытта кулымны сораучы да булды. Бу хәзер нәрсәгә инде миңа?
– Әңгәмә алдыннан сезнең белән интернеттан хат алыштык. Мин: «Күрмичә ничек укып, язып була икән ул?» — дип уйлый идем.
– Хатларны «Тәлгать» исемле татарча тавыш синтезаторы укый. Ләкин бу синтезаторны әле эшләп бетерәсе бардыр, дип уйлыйм. Аңлашылып бетмәгән җирләр бар, тавышы әле яңа йокыдан торган кешенеке кебек, шул вакытта аңа әзрәк каһвә эчертәсе килә (көлә). Русча тавыш ярдәмчеләре яхшырак. Күрмәүчеләр өчен тифлоҗайланмалар бар, алар мәгълүматны үзләштерергә ярдәм итә. Әмма начар детальләрдән ясалганлыктанмы, бик үк яхшы эшләмиләр. Арзан әйберләрдән ясыйлар да, аннан соң күрмәүчеләр интегә.
– Ә ничек язасыз?
– Компьютерда клавиатурада язам. Төрле программалар да кулланам. Язуын язып була, әмма ярдәм кирәк. Кызганыч, хәзер ярдәм итүчеләр юк. Китапларымны дусларым көче белән чыгарам.
– Тормышта берәр нәрсәне үзгәртәсегез килгәне булдымы?
– Бер яктан караганда, әлбәттә, андый очраклар бар. Икенче яктан, мин тормыштан зарлана торган кеше түгел. Үткән нәрсәне үзгәртеп булмагач, үкенүдән файда юк.

Фото: http://elabuga-rt.ru/


https://intertat.tatar/news/society/07-12-2020/k-rm-che-shagyyr-roza-ht-mova-keshe-invalid-ik-nen-bashkalar-kyersytkanda-a-lyy-5790351

Комментарийлар