Логотип «Мәйдан» журналы

Күренекле шагыйрь, язучы, публицист, тәнкыйтьче Нәҗип Думавиның (1883-1933) тууына – 133 ел

Бүген татар халкының күренекле улы,Нәҗип Думави исеме белән танылган Нәҗип Сибгатулла улы Тахтамышев 1883 елның 19 маенда Казан губернасының Чистай өязе (хәзерге Аксубай районы) Яңа Дума авылында мулл...

Бүген татар халкының күренекле улы,
257911
Нәҗип Думави исеме белән танылган Нәҗип Сибгатулла улы Тахтамышев 1883 елның 19 маенда Казан губернасының Чистай өязе (хәзерге Аксубай районы) Яңа Дума авылында мулла гаиләсендә туган. Дүрт ел әтисе җитәкчелегендә авыл мәктәбендә һәм бер кыш Кизләү мәдрәсәсендә укып, башлангыч белем алганнан соң, Казанга килеп, 1902 елга кадәр Апанай («Касыймия») мәдрәсәсендә укый, шул ук вакытта татар балалары өчен ачылган рус мәктәбенә йөреп, рус телендә дә укырга-язарга өйрәнә.
Мәдрәсәне тәмамлагач, унтугыз яшьлек Нәҗип Учительская школада уку турында хыяллана. Ләкин, матди хәле авыр булу сәбәпле, бу уен тормышка ашыра алмый һәм хезмәткә ялланырга мәҗбүр була. Ул бераз вакыт Әстерхан һәм Гурьев балык промыселларында эшли, аннары 2 елга якын казакъ далаларында балалар укыта. 1904-1905 елларда исә үзенең мөгаллимлек хезмәтен Чистайда, 1906-1907 елларда — Уралда, ә 1908-1911 елларда атаклы «Буби» мәдрәсәдә дәвам иттерә. «Буби» мәдрәсәсендә укытканда, 1911 елгы мәгълүм Буби погромына эләгеп, кулга алына һәм 10 айга якын Сарапул төрмәсендә утырып чыга. Шуннан соң ул полициянең даими күзәтүендә яши. Беренче империалистик сугыш вакытында (1915 ел) Н.Думави солдат хезмәтенә алына, фронттан яраланып кайта. Февраль һәм Октябрь революцияләрен ул Чистайда укытучы-мөгаллим булып каршылый. Октябрь революциясеннән соң, 1917-1921 елларда шул ук Чистай шәһәре мәктәпләрендә, укытучылар хәзерләү курсларында укыта, соңрак, өяз мәгариф бүлегендә инспектор хезмәтен башкара. Идел буендагы хәтәр ачлык вакытында мохтаҗларга ярдәм комитетлары оештыру, тукландыру пунктлары ачу буенча зур тырышлык күрсәтә.
1921 елда Н.Думави туган авылына кайта һәм 1925 елга кадәр шунда муллалык вазифасын башкара.
1925 елда руханилык вазифасыннан рәсми рәвештә баш тартып, Н.Думави Дагстан педагогия техникумына укытучы булып китә, аннары, гаиләсе белән Үзбәкстанга күчеп килеп, 1927-1933 елларда Сәмәрканд төбәгендәге уку һәм культура-агарту йортларында, совет оешмаларында төрле эшләрдә эшли. Үпкә авыруыннан һәм ревматизмнан җәфа чиккән Нәҗип Думави 1933 елның 5 маенда Сәмәркандтан ерак түгел Булунгур шифаханәсендә 50 яшендә вафат була.
Нәҗип Думави шактый бай һәм каршылыклы мирас калдырган әдип. Ул — шагыйрь дә, прозаик та, публицист та, тәнкыйтьче дә, тәрҗемәче дә, методика һәм педагогикага караган хезмәтләр авторы да. Шагыйрь буларак, ул иҗат мәйданына 1905 елгы революция тәэсирендә чыга һәм башта мәгърифәтчелек, соңрак тәнкыйди реализм рухындагы социаль эчтәлекле шигырьләре белән шул чорның җитди шагыйрьләреннән берсе булып таныла. Аның революцион күтәрелеш елларында изелгәннәр мәнфәгатен яклап, социаль контрастларны мул кулланып иҗат иткән шигырьләре («Революция заманы», 1906; «Государственная думага хитаб», 1906; «Җәй үтеп, кышның башы җиткән иде», 1906; «Үтте, үтә...», 1906; «Җир күмере казучылар», 1907; «Себер», 1907; «Тавыш», 1908 һ. б.лар) эчке рухлары белән Тукай, Гафуриларның ревоюцион-демократик шигъриятен хәтерләтә.
Реакция елларында Думави иҗатына яңа аһәңнәр өстәлә, романтик мәхәббәт лирикасы, гомумфәлсәфи уйланулар, төшенкелек мотивлары белән сугарылган шигырьләр, поэмалар төп урынны били башлый. Шагыйрьнең сурәтләү чараларында, сәнгатьчә фикерләвендә дә үзгәреш сизелә: шигырьләренә декадентлык һәм импрессионизм шигъриятенә хас символик образлар – җан кыеп йөрүче ябалак, вәхши палач, төрмә сакчысы, елан-чаянлы шомлы дөнья кебек образлар килеп керә.
Н.Думави 1905-1921 елларда вакытлы матбугатта повестьлары, хикәяләре, публицистик һәм әдәби тәнкыйди мәкаләләре белән актив катнаша. Аның «Болгар кызы Тойгы туташ» (1911), «Юкка үлде» (1912), «Алла тигезли» (1912), «Кем гаепле?» (1912), «Карт мөгаллимнәр» (1914), «Сугыш каһарманы, яки агач аяк» (1916), «Головка» (1917) кебек хикәя, повестьлары үз вакытында аерым китаплар һәм җыентыклар булып басылып чыга.
Ул балалар өчен дә күп язган. Нәҗип Думавиның «Авыл балаларының яңгыр теләве», «Яңгыр соңында», «Беренче кар» кебек шигырьләре, «Габдулла», «Зәки», «Мортый белән Мукай», «Бер баланың көнлек дәфтәре» хикәяләре мәктәп дәреслекләренә һәм хрестоматияләргә кертелә. Гомумән, аның иҗатында татар әдәбиятының каршылыклы үсеш этаплары һәм идея-эстетик эзләнүләре чагылыш тапкан.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар