Логотип «Мәйдан» журналы

Кукмара кызы “Ел җыры” фестивалендә I дәрәҗә лауреат булган

Август аенда Туапседа "Ел җыры" халыкара җыр фестивале узды. Фото: kukmor-rt.ruАнда Кукмарадан Илзирә Зарипова да катнашкан. Ул I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Фестивальнең президенты, Россиянең...

Август аенда Туапседа "Ел җыры" халыкара җыр фестивале узды.
Clipboard06 Фото: kukmor-rt.ru
Анда Кукмарадан Илзирә Зарипова да катнашкан. Ул I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Фестивальнең президенты, Россиянең халык артисты Ангелина Вовк аның талантына югары бәя биргәнлеге турында яза “Хезмәт даны” газетасы.
Илзирә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең вокал-соло бүлегендә шөгыльләнә, укытучысы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Нурмиева. Районның үзешчән композиторы Илгиз Зариповның кызы икән Илзирә.
Июль аенда кыз Симферопольда ЮХИДИның 80 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанада да Татарстаннан бердәнбер җырчы буларак катнашкан булган. Шулай ук Севастополь, Бакчасарай шәһәрләрендә үткән концертларда да чыгышлар ясавын билгеләп үтәргә кирәк.

Комментарийлар