Логотип «Мәйдан» журналы

Күчмә ветпунктлар булачак

2017 елда Татарстанда мобиль ветеринария пунктлары барлыкка киләчәк.  Алар «Газель» яки «УАЗ» машиналарында урнаштырылыр дип көтелә. Анысы тендер нәтиҗәләре буенча билгеле булачак. Ветеринар пунк...

2017 елда Татарстанда мобиль ветеринария пунктлары барлыкка киләчәк.
24fa4c536a8d44982ebb0886919b7fde
 
Алар «Газель» яки «УАЗ» машиналарында урнаштырылыр дип көтелә. Анысы тендер нәтиҗәләре буенча билгеле булачак. Ветеринар пунктларның саны 45 булачак һәм алар Казан, Чаллы округларында эшләячәк.
Әлеге пунктларда кечкенә йорт хайваннарына операцияләр дә ясау мөмкинлеге булачагы турында искәртә ТР министрлар кабинетының ветеринария идарәсе. Тагылмалы зур фургоннарда мөгезле эре терлекләрне, атларны ветеринар яктан эшкәртү, карау өчен уңайлыклар булдырыла. Күчмә ветпунктлар авылларга, фермер хуҗалыкларына барып хезмәт күрсәтәчәкләр. Бу, әлбәттә, авыл халкы өчен җиңеллек тудырыр дигән максат белән эшләнә.

Комментарийлар