Логотип «Мәйдан» журналы

Кредитка фатир алу гөнаһмы?

“Кредитка фатир алу гөнаһмы?” дигән бәхәсле сорауга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирә.“Торырга урыны, торакны башка юл белән алу мөмкинлеге булмаучыларга моннан берничә ел элек ка...

“Кредитка фатир алу гөнаһмы?” дигән бәхәсле сорауга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирә.
skachannye_fayly_1_thumb1
“Торырга урыны, торакны башка юл белән алу мөмкинлеге булмаучыларга моннан берничә ел элек казыят карары белән ипотека алырга рөхсәт ителде, – дип хәбәр итте ул. – Бу бигрәк тә социаль ипотекага карый. Анда бала туган саен түләү киметелә, алганга караганда азрак кайтарыла. Шуңа карап, бу ипотекага рөхсәт бирелде.
Ә кредит алу-алмау мәсьәләсендә фикер алышу, гомумән, урынсыз нәрсә. Аллаһ Тәгалә рибаны тыйган, бу хөкемне беркем дә үзгәртә алмый. Коръәндә аракыны тыйган аять бар, шуның шикелле була бит инде - анысы да харам, бусы да. Эшли икән, гөнаһы үзенә була. Кредит аркасында гаиләләр таркалып, күпме тавыш чыгып, кеше кая барып керергә белмичә интегә.”
Җәлил хәзрәт бурычка бирү сәдакага караганда саваплырак булуын билгеләп үтте. “Сәдака өчен ун тапкыр савап булса, бурычка биреп тору унсигез мәртәбә саваплы. Ләкин арттырып, өстәп түләү булырга тиеш түгел. Күпме алдың, шуның кадәр кайтарасың. Синнән чыгасы әйбер барыбер синнән чыга инде. Аллаһ Тәгалә барыбер җаен китерә”, – ди ул.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийлар