Логотип «Мәйдан» журналы

Көзге күңел төшенкелегеннән котылу юллары

Көзге күңел төшенкелегенә бирелмәс өчен менә дигән өч киңәш. Колак салсагыз, сезгә бернинди депрессия-фәлән дә якын килә алмаячак.1. Иртәнге 6 белән 10 арасында 20 минутка урамга чыгып керүне гадәткә...

Көзге күңел төшенкелегенә бирелмәс өчен менә дигән өч киңәш. Колак салсагыз, сезгә бернинди депрессия-фәлән дә якын килә алмаячак.
zirkzjhzpp0
1. Иртәнге 6 белән 10 арасында 20 минутка урамга чыгып керүне гадәткә кертегез (подъездан машинага бару түгел инде!). Бу үзенә күрә, Д витамины, яктылык белән туклану дип атала. Исегездә тотыгыз - болытлы көннәрдә дә, яктылык урамда сезнең офисыгыздагыдан 500-1000 тапкырга артыграк.
2. Төнге уникеләргә кадәр социаль челтәрләрдә утыруыгызны туктатыгыз. Төнге унда йоклауны гадәткә кертсәгез, иртән тукмалган кыяфәттә эшкә бармыйсыз, көне буе авыз ачып иснәп йөрмисез дигән сүз. Ә бу үз чиратында яхшы кәеф гарантиясе.
3. Каһвә эчеп серотонин, ягъни бәхет гормоны алам дип ялгышмагыз. Литрлап аны эчкәнче, рационыгызга кызыл-сары төстәге җиләк-җимеш (кабак, кишер, алма, персик, әфлисун) кертсәгез, кәефегез һәм организмыгыз сезгә рәхмәт әйтәчәк. Аннан, иң төп кагыйдәне онытмагыз, елмаю бөтен болытларны да куып таратырга сәләтле.
 
Гөлнара Җәлилова

http://sahne.ru/salavat-kupere/7917.html

Комментарийлар