Логотип «Мәйдан» журналы

"Коры закон" кертелмәгәе...

Дәүләт думасында Россиядә янә “коры закон” кертү турында сүз күтәрелгән. Бу чара алкоголь тармагында тәртип урнаштырганчыга кадәр гамәлдә булырга тиеш. Шунсыз ил киләчәге алкоголь агуында тончыга...

Дәүләт думасында Россиядә янә “коры закон” кертү турында сүз күтәрелгән.
 
Бу чара алкоголь тармагында тәртип урнаштырганчыга кадәр гамәлдә булырга тиеш. Шунсыз ил киләчәге алкоголь агуында тончыгачак.
“Коры закон” СССРда Горбачев заманында кертелгән иде. Ул вакыт спиртлы эчемлекләргә бәяләр арттырылды, сату чикләнде. Бу юлы Дәүләт думасына һәр чиновникның һәм депутатның ел саен алкоголизмга тикшерү үтәргә тиешлеген раслаучы башлангыч та кертелгән.
Шулай ук кибетләрдән арзан хактагы алкоголь продукциясе югалырга мөмкин, чөнки бу гражданнарны зур күләмдә эчемлек сатып алырга “котырта”.
Россиядә алкоголизм белән чирле кешеләр саны 5 миллионнан арткан, шул ук вакытта аларның яртысы гына исәптә тора.
 
Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Комментарийлар