Логотип «Мәйдан» журналы

Коръәнне бүгенге заман татар теленә тәрҗемә итү буенча беренче киңәшмә үтте

20 июль көнне Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәтендә Коръәнне бүгенге заман татар теленә тәрҗемә итү буенча беренче киңәшмә үтте. Бу хакта "Хозур" нәшриятының матбугат хезмәте хәбәр итә. Фото: ht...

20 июль көнне Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәтендә Коръәнне бүгенге заман татар теленә тәрҗемә итү буенча беренче киңәшмә үтте. Бу хакта "Хозур" нәшриятының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: http://tat.tatar-inform.ru Фото: http://tat.tatar-inform.ru
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге әлеге киңәшмәдә Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Татарстан фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Казан мәчетләре имамнары, мәдрәсә мөгаллимәре катнашты. Алар Коръәнне бүгенге заман татар теленә тәрҗемәнең кирәклеге һәм әһәмияте, проект концепциясе һәм эшлекле төркем составы турында фикер алыштылар.
Фото: http://tat.tatar-inform.ru
“Коръәнне бүгенге заман татар телендә чыгаруда ихтыяҗ бар, - дип саный Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Хәзерге вакытта Изге китапның татар телендә берничә тәрҗемәсе бар, әмма һәр версия тирәсендә бәхәсләр бара. Без киләчәктә галимнәр, тарихчылар, динчеләр, педагоглар куллана алырлык классик хезмәт булдырырга тиеш”.
Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, Коръән тәрҗемәсе расланганчы, ул халык тарафыннан хупланырга тиеш. Шуңа күрә аның беренче варианты макет рәвешендә булачак. Ул күптиражлы булып чыгып, халык хозурына тапшырылачак, аңа карата халык фикерләре җыелачак.
Мөфти Коръән тәрҗемәсенең киң катлам укучыларга, хәтта дини белемнәре булмаган кешеләргә аңлаешлы булырга тиешлегенә басым ясады.
“Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен Россиядәге барлык татарлар да кабул итәргә тиеш. Бу Бөтенроссия проекты булачак”, – диде мөфти, халык бәяләмәсенең кирәклеген аңлатып. Бу максаттан, Коръән тәрҗемәсе проектын 2017 нче елда булачак Бөтенроссия дин әһелләре форумында мөфтиләр һәм имамнарга фикер алышырга тәкъдим итәм”.
Фото: http://tat.tatar-inform.ru
Коръәнне татар теленә тәрҗемә итүгә КФУ, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы галимнәре һәм белгечләре җәлеп ителәчәк. Моннан тыш, киңәшмә нәтиҗәләре буенча эшне тәмамлау вакыты турында да карар кабул ителгән. Коръән, 2017 елда Корбан бәйрәменә тәрҗемә ителеп, нәшер ителергә тиеш.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар