Логотип «Мәйдан» журналы

Көнбатыш һәм Көнчыгыш модасы Казанга килеп җитте

15 августта Казанның «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда East-West fashion fest Көнбатыш-Көнчыгыш модасы фестивале узды.Әлеге чарада дизайнерлар Фәридә Камалтдинова, Танзия Садриева, Мира Рахмат...

15 августта Казанның «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда East-West fashion fest Көнбатыш-Көнчыгыш модасы фестивале узды.
ee057e2ac15dbda3b3ee6bb42c97714e_XL
Әлеге чарада дизайнерлар Фәридә Камалтдинова, Танзия Садриева, Мира Рахмат, Диана Высоцкая, Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннар катнашты. Проектны оештыручыларның берсе Айнура Аскерова сүзләренчә, дизайнерлар Көнбатыш белән Көнчыгышның бер образда уңышлы яраклаша алуын күрсәтүне максат итеп куйганнар.
Традициягә тугры калып, фестивальне былтыргы ук көнне үткәрергә уйлаганнар. Логотибы да шул ук калган.
Ачык мәйданчыкта эшләү, шуның өстенә эсселекнең 37 градуска җитүе, килүчеләрнең күбесе үтеп баручылар гына булуын истә тотканда, оештыручы кызларга бик тырышырга туры килгән.
– Сәгать ярым вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Дизайнерларга дипломнар тапшыр­дык. Алар фестивальгә чакырылганнары, анда катнашу мөмкинлегенә ия булулары өчен безгә рәхмәтләрен җиткерде. Без үзебезнең максатка ирештек. Киләчәктә дә ул туктап калмасын, киңәйсен, үссен иде, – ди Айнура.
S0836259
 
 
Чыганак: http://www.shahrikazan.com/tt

Комментарийлар