Логотип «Мәйдан» журналы

«Көмеш кыңгырау» дусларын җыя» дип исемләнгән Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасы үтте

17 апрельдә Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә «Көмеш кыңгырау» дусларын җыя» дип исемләнгән Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасы үтте.

Чаллыда яшь каләм ияләрен зурладылар. Иң лаеклыларга Шәүкәт Галиев премиясе тапшырылды.

Шәүкәт Галиев премиясе кызыклы әдәби-журналистик язмалары һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы белән даими хезмәттәшлеге өчен дүрт яшь хәбәрчегә һәм бер өлкән авторга бирелә. 

Дипломнарны Татмедиа Акционерлык җәмгыяте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газетасы баш редакторы Рәмис Латыйпов, танылган шагыйрә, язучы Лилия Гыйбадуллина, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Айсылу Сәлимова, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Ризидә Гасыймова, «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире Резидә Йосыпова, Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсенең баш китапханәчесе, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина, Татарстан Язучылар Берлеге рәисе урынбасары, Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, язучы, шагыйрь Факил Сафин һәм спонсор Римма Идиятуллина тапшырдылар.

 

 

Комментарийлар