Логотип «Мәйдан» журналы

«Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр республика газетасы, «Мәйдан» журналы һәм Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе «Безнең мәктәп йолдызы» дигән шәһәркүләм бәйге тәкъдим итә

Бәйгенең партнерлары — Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры һәм «Шәһри Чаллы» газетасы.

«Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр республика газетасы, «Мәйдан» журналы һәм Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе «Безнең мәктәп йолдызы» дигән шәһәркүләм бәйге тәкъдим итә.

Бәйгенең максаты — укучыларның татар телендә сөйләм дәрәҗәсен камилләштерү, балаларны рухи, интеллектуаль яктан баету, иҗат осталыгын арттыру.

Бәйге 3 этапта үткәрелә.

  • Мәктәп этабы. Җиңүчене мәктәптәге жюри сайлый. 1-20 март.
  • Онлайн этап. Мәктәп этабында җиңгән укучылар видеовизиткаларын (үзләре белән таныштыру һәм чыгыш) komesh_k@list.ru электрон почтасына җибәрәләр. 20-30 март.
  • Финал — Гала-концерт. 4-8 апрель.

Бәйге татар телендә үткәрелә, чыгышлар татар телендә булырга тиеш.

Бәйгедә катнашу өчен Чаллы мәктәплерендә белем алучы 1-11нче сыйныф укучылары чакырыла. 

Катнашучылар ике яшь категориясенә бүленә:
— 1-4нче сыйныфлар
— 5-11нче сыйныфлар.

Катнашучы бала үзенең яраткан шөгыле, иҗтимагый тормышы турында сөйләп, кызыклы чыгыш тәкъдим итә. Чыгыш вакыты: 2-5 минут. 

Чыгыш вакытында музыкаль бизәлеш, костюмнар куллану рөхсәт ителә.

Катнашучының бәйгегә әзерләнгән чыгышын видеога яздырып komesh_k@list.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Видеога өстәмә хат итеп укучының исемен, фамилиясен, мәктәбен, сыйныфын, сыйныф җитәкчесенең исем фамилиясен, номинациясен күрсәтергә кирәк. (онлайн тур өчен)

Бер мәктәптән һәрбер номинациягә үз яшь категориясендә бер укучыны гына тәкъдим итәргә була.

Бәйгенең номинацияләре:
«Мәдәни юнәлеш»: 
— нәфис сүз
— җыр 
— музыка уен коралларында уйнау
«Спорт юнәлеше». Катнашучы спорт түгәрәгеннән кызыклы видеосюжет тәкъдим итә. 
«Иҗтимагый юнәлеш». (Волонтерлар, активистлар, әйтик, иң күп батарейка җыючы, иң күп китап укучы һәм башка юнәлешләрдә алдынгы булучылар катнаша ала.) Катнашучы үзенең шөгыле турында кызыклы видеосюжет тәкъдим итә. 

Барлык номинацияләрдә катнашучылар да башта үзләре белән таныштырырга, нигә нәкъ менә бу өлкәне сайлаулары, кайда шөгыльләнүләре турында үзенчәлекле итеп сөйләргә тиеш.

Махсус номинация – «Көмеш кыңгырау»га иң күп язган мәктәп. (2023-2024 уку елында газетага иң күп язган мәктәп билгеләнә. Иң актив авторларга, мәктәп директорына рәхмәт хатлары тапшырыла).

Әлеге номинация өчен почтага видео һәм хат җибәрергә кирәкми. Җиңүчеләрне «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясе коллективы үзе билгели. 

Үткәрү урыны һәм элемтәләр: «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр республика газетасы. Яр Чаллы шәһәре Яшь Ленинчылар бульвары, 9нчы йорт. (27/19) телефон номеры: 54-00-27. +7 927 454-01-17 (ватсап)

Гала-концерт үткәрү урыны — «№ 1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.

Бәйге эшләрен жюри бәяли.

Бәйгенең II турында катнашкан барлык укучылар да «Көмеш кыңгырау» электрон дипломы белән бүләкләнә. 

Бәйге җиңүчеләре Гала-концертта бүләкләнә. Һәр номинациядә, һәр яшь категориясендә I, II, III дәрәҗә лауреатлары билгеләнә. 

"Көмеш кыңгырау"га иң күп язган мәктәп" — махсус номинациясе җиңүчеләренә Гала-концертта рәхмәт хатлары тапшырыла.

 

Чыганагы: https://chelny-rt.ru/news/bygelr/komes-kyngyrau-gazetasy-beznen-maktap-ioldyzy-saharkulam-baigesen-igielan-ita

Комментарийлар